1932 елның 1 июнендә туган. Сугыш башланганда аңа 9 яшь тулган гына була әле. Әтисе Сөнгатулла сугышның беренче көннәрендә сугышка китә, һәм шул китүдән хәбәрсез югала. Әнисе Бәдәр апа биш бала белән өйдә кала. Рәхимә апа барлыгы 3 класс белем алып кала, анна
соң аңа укуны ташлап, олылар рәтенә күчәргә туры килә. Сугыш чорында ул колхозда төрле эштә эшли. Сугыштан соң да гомерен авылда, колхоз хезмәте белән дәвам итә; фермада, тавыклар, бозаулар карый. Язмыш шулай язгандыр инде, Рәхимә апа гомерен ялгыз уздыра, кияугә
чыкмый. Хәзерге көндә ул Карамасар авылында үз йортында гомер итә. Быел алла боерса, Рәхимә апа 89 яшен тутырачак.