Сәйфуллин Әһлиулла Сәйфулла улы, 1910 елның 15 ноябрендә Сәйфулла Хәлиуллин һәм Хәдичә Әхмәтша кызы гаиләсендә туган. Игәнәбаш авылында яшәгән. 1941 елның 23 июлендә фронтка киткән. Эчке эшләр министрлыгы частьләрендә хәрби хезмәтен тәмамлаган. 1946 елның июнендә кайткан. Орден-медальләре: II дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1985). Хатыны Наҗия. Балалары: Фәния (1940), Фәүзия, Әсәдулла, Әсхат. 1994 елның 12 августында вафат булган.