1924 елның 12 маенда Тыңламас авылында туган, шунда тормыш иткән.
1942 елныңавгуст аенда дошманга каршы көрәшү өчен яу кырына озатыла. Төньякфлотта диңгез пехотасында, Мурманск өлкәсендә, Беренө диңгезендә Ватан өчен көрәшә. Җиңү көнен Төньяк флотта каршылый.
Сугыш беткәч, тагын 5 ел флотта яшерен частьта элемтәче булып хезмәт итә. Матрос булып хезмәт иткән яугирнең күп санлы медальләре бар.
1950 елда туган авылына кайткач 7 ел МТСта комбайнчы булып эшли, "Изал" колхозына кайткач та һөнәренә тугры кала, комбайнчы, мехнизатор була. Авырый башлап ул эшләрдән туктгач, 9 ел культуралы көтүлекләргә су сиптерүчевазыйфаларын башкара. 1984 елны лаеклы ялга туктый.
Тормыш иптәше Фәүзия белән 17 ел бергә яшәгәч, ике баласын яти итеп хатыны үлеп китә. Соңыннан Халисәгә өйләнә, тагын бер кызлары туа. 30 елбергә яшәгәч, Халисә дә үлеп китә. Картлык көнендә иптәш булыр дип Фәвәзәгә өйләнә.