Тимербулатова Сарибә Габдулхак кызы 1931 нче елның 24 нче октябрендә Апас районының Дәүләки авылында туа. Гаиләдә ул икенче бала булып туа. Авыл мәктәбендә 8 классны тәмамлый. Аннан сон колхозда торле эшләрдә эшли башлый. Әтиләрен сугышка алалар, ул вакытта Сарибә апага 10 яшь була. Әтиләрен сугышка алып киткән чакта, әнисе, Хәлимә, 3 айлык баласын кумә белән тартып барып кырда, эштә булып кала. Шулай итеп әнисе биш бала белән торып кала. Бик авыр була аларнын тормышлары, ачлык, ялангачлык...урак та урдык, чуп утадык, борчак чабырга да йөрдек, башак җыерга җибәрәләр иде, кая кушсалар шунда эшләдек, ботен эшне җиренә җиткереп эшләргә тырыштык,- дип сөйләде Сарибә апа. Әтиләре сугышта хәбәрсез югала. Сарибә апа 20 яшендә Дәүләки егете Салих абыйга кияүгә чыгып дурт кыз табып тәрбияләп үстерәләр. Сарибә апа бар тормышын хөзмәткә багышлый. Колхозда кыр эшләрендә, ашханәдә, кунакханәдә эшли. 1986 нчы елның 24 октябрендә "Хезмәт ветераны" исемен алып лаеклы ялга чыга. Аннан сон да әле 65 яшенә кадәр эшләп йөри. Хәзерге вакытта кызлары тәрбиясендә яши. Киң күнелле, тыйнак, сабыр холыклы, аш- суга унган булган Сарибә апа әле бүген дә үзен бик әйбәт хис итә.