Апас районы Караборнаш авылында яшәүче Зәйнәп әби Җамалиева 90 яшьлек олуг юбилеен каршылый. Шушы уңайдан район башлыгы урынбасары Марат Нуриев аңа Рәсәй Президентының Котлау открыткасын, район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Коштавылы авыл җирлеге башлыгы Хөҗҗәт Сабиров та бүләкләре белән сөендерде. – Сугыш елларында барыбыз да намус белән эшләдек. Хәлдән килми дип тормадык, урман да кистек, окоп та казыдык. Минем буем бәләкәйрәк иде, барыбер калышмадым, үземә тиешле норманы арттырып үтәдем, – ди Зәйнәп әби. Стальногорск ягында такта яру цехында да эшли ул. Сугыштан соң хуҗалыкта төрле эшләрдә катнаша. Тормыш иптәше, сугыш һәм хезмәт ветераны Шәриф абый белән 54 ел гомер кичерәләр. Бүген ул кызлары Мәдинә, Миләүшә, улы Ришат тәрбиясендә, оныклары уңышларына сөенеп, аларга изге догаларын юллап яши.