Трофимова Евдокия Александркызы 18.01.1928 г. ( Мәләкәс)
Сугыш башланганда миңа бары 13 яшь иде. Әтиебез Александрны сугышның беренче көннәреннән үк фронтка алып киттеләр, без беребездән-беребез кечкенә биш бала әни кулында калдык. Гаиләдә иң зур бала буларак, бөтен авыр эш миңа тиде. Әнием белән икәүләшеп тамак хакына кешегә бакча казыдык, мин чабата үрергә өйрәндем, аны ризыкка алмаштыра идек. Өскә кияргә кием, туйганчы ашарга ипи булмады. Бер пот он өчен, бу айлык эш хакы иде, колхозга сарык көтәргә эшкә йөрдем. Нинди эш кушсалар да карышмадык, барысын да эшләдек.
1942 елда әтиебезнең хәбәрсез югалуы турында хат алдык, бу көн безнең өчен иң хәсрәтле көннәрнең берсе булды.
Җиңү көнен дә бүгенгедәй хәтерлим әле. Бөтен халык авыл советы янына җыелды, бәйрәм итәләр, кешеләрнең йөзләрендә елмаю, күзләрендә – шатлыклы күз яшьләре. Әтиләре сугыштан исән-сау кайткан малай-кызларның ничек сөенүләрен күрсәң. Алар әтиләренең орден-медальләрен түшләренә тагып горур йөриләр, ә минем шул медальләрне тотып кына булса да карыйсы килә. Әйе, бу әтисез үткән ятим балачак иде. Барысына да түздек, авырлыкларны күп күрдек, безне шул ат кузгалаклары, кычытканнар, черек бәрәңгеләр генә яшәтте инде, – дип күз яшьләре белән искә ала ул көннәрне Евдакия апа.
Сугыштан соңгы елларда да тормыш арбасы алар кулында булган. Шулай эш дип яшьлекләре дә, гомерләре дә узып киткән аларның.