Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылаган көннәрдә сугыш ачысын татыган һәркемнең күңел түрендә хатирәләр уянадыр. Ул елларда ирләрен һәм улларын яу кырына озаткан хатыннарның һәм әниләрнең, әтиләрен, абый-энеләрен еллар буе өзелеп көткән балаларның кайгысын үлчәрлек үлчәүләр булды микән?! Бу кайгылар, күз яшьләре, сыкрау һәм җан иңрәүләр бар совет халкын бер йодрыкка туплаган. Үзләренең кияр киемнәре, ашар ризыклары булмаса да, рәхимсез дошманнан качып, туган нигезләреннән кубарылган ватандашларын - эвакуацияләнгән ятимнәрне, толларны үз яннарына сыендырган алар.
Күптән түгел безгә, музей хезмәткәрләренә, Баулы районы архивында булырга туры килде. Архив документларыннан күренгәнчә, сугыш чорында Ютазы районына, 1943 елның 13 октябрь мәгълүматлары буенча, 3320 граждан эвакуацияләнгән. Аларның 1463 е хезмәткә яраклы дип табылган; 1338 кеше эшкә урнаштырылган, 125 кеше эшкә урнаштырылмаган. Шулардан 62 кеше - тәэмин ителгәнлек буенча, 22 кеше - күп балалы булу аркасында, 41 кеше өс һәм аяк киемнәре булмау сәбәпле эштән баш тарткан. Эвакуацияләнгән гражданнар, нигездә, Мурманск, Архангельск, Ленинград, Мәскәү, Калининск, Смоленск өлкәләреннән китерелгән. Араларында балалар белән беррәттән төрле һөнәр ияләре: укытучылар, хисапчылар, табиблар, инструкторлар һ.б. булган. Нинди генә сынаулар алдында торсалар да, татарлар, руслар, украиннар, белоруслар бер-берсен яклап,үзара ярдәм итешеп яшәгәннәр. Ерак өлкәләрдән китерелгән кешеләргә хөкүмәт аерым ярдәм күрсәткән. Мәсәлән, архив докментларыннан күренгәнчә, аларга айга бер тапкыр 5 килограмм 400 грамм он яисә 300 грамм икмәк бирелгән. Балаларга бер кварталга 450 грамм шикәр, 50 грамм чәй, 300 грамм сабын, 400 грамм тоз бүленгән. ТАССРның СНК инспекторы Моторнова кул куйган документта эвакуацияләнгән гражданнарга башка матди ярдәм күрсәтелүе турында да билгеләп үтелә. Мәсәлән, аларга 25 данә свитер, 15 данә рейтуз, 15 данә жакет, 8 данә джемпер, 6 данә сөлге, 20 данә портьер, 15 данә колакчанлы бүрек, 100 пар киез итек, 13 данә тун бирелүе турында хәбәр ителә.
Кәрәкәшле авылы җирлегенә, 1941 ел нәтиҗәләре буенча, 300 гә якын кеше эвакуацияләнә. Якташыбыз Әнисә Минһаҗеваның “Әйләнә дә кайта уйларым” китабында Мәҗит Сабитовның истәлекләреннән шундый язма китерелгән: “...Безнең авылга (Ак Чишмә авылы турында сүз бара – авт.) сигез гаиләне китерделәр. Өебез төзелеп бетмәгән булса да, әниебез өч балалы бер гаиләне алды. Өсләрендәге киемнәреннән башка һичбер әйберләре юк иде. Өч балалы бер ананың кече кызы юлда авырган булган. Бер атна дигәндә үлеп китте. Хәлле колхозга туры килгәннәренә колхоз ярдәм итеп, өй хуҗасының мөмкинлеге булса, аның бәрәңгесе белән тукланып яшәделәр. Тора-бара кайберләре колхозга эшкә чыкты”.
Ул чорда һәр авыл советы бу гаиләләрнең яшәеше буенча отчет биреп барган. “Игенче” җирлеге буенча шундый документ теркәлгән: “Эвакуацияләнгән гаиләнең яшәве яхшы. Икмәкләре узган елгы. Яшелчәләр белән яхшы тәэмин ителгән. Тораклары әйбәт, ремонт таләп ителми. Утыннары җитәрлек. Урман да ерак түгел, шунлыктан авыл чыбык-чабык белән тәэмин ителгән. Утын хәзерләү планга ярашлы рәвештә тәмамланган. 25.10.1943 ел.”
Илебезнең кайсы гына почмакларыннан килсәләр дә, кешеләрне явыз дошманга каршы нәфрәт хисе якынайткан. Сугышлар тәмамланып, тыныч көннәр башлангач та, хәсрәтле чакларында үзләрен сыендырган изге җанлы якташларыбызны онытмыйлар алар. Күп еллар буена ерак араларны якынайтып, хатлар йөри, кайберләре безнең җирләрдә төпләнеп тә кала. Нәкъ менә шул чорның уртак кайгысы халкыбызны берләштергән һәм чыныктырган көч булып торган да инде.