Апас районының Дүртиле авылыннан Бөек Ватан сугышына 130 кеше китә. Шуларның яртысы яу кырында ятып кала. Миясәр Ваһап улы Ваһапов - авыр тормыш юлы үткән, сугышның авырлыгын үз җилкәсендә татыган сугыша-сугыша Кытайга барып җиткән сугышчыларның берсе. Ул 1926 елда Дүртиле авылында туып үсә. 13 яшендә колхозда эшли башлый. 1943 елның ноябрендә солдатка алына. Буа шәһәрендәге җыелу пунктыннан 20 көндә Монголиянең Чатбалсан шәһәренә барып төшә. Ел ярым хезмәт иткәннән соң, герман сугышы беткәч, аларны Япон сугышына хәзерлиләр. Хезмәт иткән җирдән күчәргә приказ була. 9 августта япон сугышы башлана һәм алар часте кытай территориясенә килеп керә. Ли Си, Пинсиян шәһәрләрен узып, күп авылларны азат итеп, Шура Мүрән Гул елгасына барып җитәләр. Бу елга безнең Зөяне хәтерләтә икән. Аның аша ике күпер салынган Миясәр абыйларга шул күперне саклау бурычы йөкләнә. Японнарның планы - шул күперне шартлату була. Миясәр абый шушы эпизодны хәтереннән кичереп менә нәрсәләр сөйләде: - Көн кызу. Чәнечкеле үләннәр арасында сакта торабыз. Күпернең аргы ягыннан бер кытай кешесе безнең якка чыкты да, безгә якынлашты. Урысча исәнләште һәм "Япон кешесе авылга килеп керде, үз киемен кытай киеменә алмаштырып киенде, култык астына мина кыстырып күперне шартлатырга килә",- диде. Без бу кытай кешесен өлкән лейтенантка илттек. Командир миңа һәм Поляковка япон солдатын кулга алырга боерды. Шикле кешене без бик тиз кулга төшердек. Култык астындагы минасын суга ташладык зарарсызландырдык. Үзен өлкән лейтенантка илтеп тапшырдык. Шушы кыюлыгыбыз өчен икебез дә "За отвагу" медаленә лаек булдык. Аннан соң да баштан күп хәлләр үтте". Япон самурайларын җиңгәннән соң Миясәр абый Владивостокка кайта. Аннан Көнъяк Сахалинга, ел ярымнан соң Советская Гаваньга күчерәләр. Һәм 1950 елда армия хезмәтен шунда тәмамлый.
Аның күкрәген 1 Дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм уннан артык медаль бизи. Совет Армиясенең 25 еллыгы уңаеннан СССР оборона Министрының күкрәк билгесе белән бүләкләнә. Ул Башкомандующийның өч рәхмәт язуын ала. Миясәр ага туган якларына илебезне фашизм коллыгыннан азат итүче булып кайтып төшә. Тыныч тормыштагы хезмәт юлын нефтеразведкада эшләүдән башлый һәм 4 ел шушы хезмәтне башкара. Соңыннан, лаеклы ялга чыкканчы колхозда төрле хезмәтләрдә эшли. Ул, инде мәрхүм булган Фәйрүзә апа белән 6 бала тәрбияләп үстерә, гражданлык бурычын да намус белән үти.
Сержант Миясәр Ваһаповның сугышчан һәм хезмәт юлы яшь буын өчен тормыш мәктәбе була.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Дүртиле авылыннан Әсрар Һидиятов.