Әхәт абый сугышка 1941 елның 26 июнендә алына. 29 июнь Бөгелмәгә китә һәм тугыз көн хәрби җыеннарда була. Аннан соң Калинин фронтына озаталар. Ленинград фронтының Великие Луки шәһәрендә, Волховтагы сугышларда катнаша. Пулеметчик була. Бер ай сугышканнан соң яралана. Госпитальдә ятып чыга һәм авылга кайта. Кайткач бер ел эшли дә 1943 елның 10 октябрендә яңадан II Украина фронтына китә. Җиңүне Мәскәүдә каршылый. Кайтып берничә ел бригадир булып эшли. Ул шулай ук Фин сугышында да катнашкан. Әхәт абый 1978 елның 14 апрелендә вафат.