Вәлиуллин Әхтәм Шәфигулла улы 1927 елның 16 мартында Карашай-Саклау авылында туган. 1941 елда “бик яхшы” билгеләренә генә Карашай-Саклау җидееллык мәктәбен тәмамлый. Аттестан алганның икенче көнендә сугыш башлана. Шул көннән 14 яшьлек егет колхозда эшкә җигелә. 1942 елда әтисе Шафигулла абзый фронтка китеп бара, ә 1944 тә Әхтәмнең үзенә дә чират җитә. Шул китүдән 7 ел буе солдат хезмәтен башкарырга туры килә аңа. Эчке эшләр министрлыгының оператив гаскәрләрендә дә, Дәүләт куркынычсызлыгы министрлыгының чик буе гаскәрләрендә дә хезмәт итә ул. Укчы, өлкән пулеметчы, радиотелеграфист, өлкән телеграфист хәрби һөнәрләрен үзләштерә, ефрейтор дәрәҗәсендә дәүләт бүләкләренә лаек була. 1946 елда да әле аның өчен сугыш бетми: Балтыйк буен фашист калдыкларыннан, милләтче бандгруппировкалардан чистартуда катнаша.
Демобилизация срогы җиткән егетне, әлбәттә, МГБ читкә җибәрми: Әхтәм абый Казанда, “п/я № 735” дип йөртелгән яшерен предприятиедә эшли башлый. 15 ел хезмәт куя ул анда: слесарь, техник, техник-конструктор, инженер-конструктор. Казан силикат кирпечләр заводында баш механик булып та эшләп ала. 1956 елда “бик яхшы” билгеләренә Казан авиация техникумын, 1963 елда А.Н.Туполев исемендәге Казан авиация институтын “Авиация двигательләре” белгечлеге буенча тәмамлый.
Дистәләгән сугышчан бүләкләре, 2 дәрәҗә Ватан сугышы ордены янына тыныч хезмәтләре өчен дә бүләкләр өстәлә, ә фоторәсеме Казан шәһәре Совет районы Мактау тактасына куела.