Рәсимә апа Яңа Имән авылында туа, гомере буе шунда яши, лаеклы ялга чыкканчы “Родина” колхозында хезмәт куя. Гектарлап чөгендерен дә эшкәртә, бәрәңгесен дә утый, колхоз малларын карауда да эшли, үз хуҗалыгындагы кырык төрле эшен дә башкара. Кызганыч, гаилә корып яшәсә дә, балалары булмый, ире Ярулла белән икесе генә гомер итәләр. Ярулласы вафатына да 13 ел үткән. Рәсимә апа бүгенге көндә иренең бертуган энесенең улы Вәлиуллин Фәнис, килене Надежда тәрбиясендә яши. Надеждага сабырлык теләп, рәхмәтләр генә юллап торырлык, аның тәрбиясендә 90 яшен тутырган кайнанасы Наимә апа да бар әле. Өлкән яшьтәге кешеләрне тәрбияләү үзенчәлекле, яшьлектә балалар үстерүдән күпкә авыррак.