Бөек Ватан сугышы башланганда, әтиебез Яһудин Ногман Дими Тарлау авлында тимерче булып эшли. Тормыш иптәше Дөрлеҗинанны, бер яше генә тулган кызы тәбрияне, урын өстендә ятучы әти-әнисен калдырып, ул да дошманга каршы күтәрелә. Әткәебез үзенең сугышта күргәннәрен безгә дә сөйли иде.
Башта әткәй санитарлар әзерләү буенча кыска сроклы курслар тәмамлый. Аннан аны 171 нче санитария батальонына билгелиләр. Үзәк фронтның Смоленск юнәлешендәге каты сугышлар бара. Санитария батальоны Дуброво авылында урнашкан була. Санитарлар сугыш кырыннан яралыларны ташып кына торалар. Дошман уты баш күтәрергә дә ирек бирмәгәч, әткәй яралы сугышчының коралын алып, дошманга ут ача.
1942 нче елның җәендә аны өстәмә көч составында 608 нче укчы полкка укчы-пехотачы итеп җибәрәләр. Көзгә кадәр дәвам иткән каты сугышларда безнекеләр дошманнан рәхимсез үч алалар. Беркөнне батальонга сафка тезелергә боерык бирәләр. Командир Погорелов алга чыга да: “Кемнәр чаңгыда йөри белә? – дип сорый. “Мин!” – дип җавап кайтара әткәй. Башка батальоннардан да алып, 550 кешене бер үзәнлеккә җыялар, чаңгылар бирәләр. Сафтагы солдатларга тикшерү үткәргәндә, әткәй янына бер табиб килә дә: “Сез санчастьта хезмәт иткән Яһудин буласызмы?” – дип сорый. Әткәй: “Әйе, мин булам”, - дигәч, якын туганнар кебек кочаклашканнар. Табиб Вернштейн әткәйне үзе оештырган санчастька санитар итеп ала.
1943 нче елның мартында совет сугышчылары Юхново шәһәрен алу өчен ярсулы һөҗүмгә күчәләр. Бу рәхимсез сугышта илебезнең бөркет кебек егетләре башларын сала, ә күпмесе яралана. Кеше гомерен саклап калу өчен ут эченә кергән санитарларга да бик авырга туры килә. Яралыларны ташый торган махсус көймә ярдәмендә биш көндә 109 яралыны, беренче ярдәм күрсәтеп, сугыш кырыннан алып чыга әткәй.
Ельня шәһәре һәм аның янындагы авыллар өчен барган сугышлар да әткәй күңеленә нык уелып калганнар. Капитан Погорелов җитәкчелегендәге укчы батальон аяусыз сугышлар алып бара, исән калганнар башка дивизиягә килеп кушыла. Яңадан һөҗүмгә күчәләр, җиңелү ачысы... Әткәй анда чак кына әсирлеккә эләкми кала. Ниһаять, өстәмә көчләр килеп җиткәч, безнекеләр яңадан һөҗүмгә күчәләр һәм билгеләнгән позицияләрне алалар.
1943 нче елның августында батальон гитлерчыларны кысрыклап барганда, юлын чәнечкеле тимерчыбык һәм пулемет уты кисә. Бер – бер артлы чәнечкеле тимерчыбыкны кисәргә дип киткән солдатларның берсе дә әйләнеп кайтмый. Шулвакыт рота командиры Копылев әткәйгә мөрәҗәгать итә. ул иптәшләре киткән якка шуыша башлый. Үзе шуыша, ә үзенең күз алдыннан нәни кызы, сөекле хатыны, әти-әнисе үтә. Күңел туреннән: “Салкын сулы чишмәле туган авылымны күрә алмам микәнни?” – дигән уй үтә. Үзе барган җиреннән, башын калкытып, алгы якны күзәтә. Әнә бит, ике арадагы чәнечкеле тимерчыбык янында күпме сугышчы ята! Җиде чыбыкның бишесен кисәргә дә өлгергәннәр үзләре. Әткәй кулындагы кайчысын кыса. Тимерчыбык кырт итеп өзелеп тә чыга. Моны күреп алган дошман кабат пулемет уты яудыра башлый. Шунлыктан әткәйгә, үлгәнгә сабышып, берникадәр вакыт мәетләр арасында ятарга туры килә. Моннан алдарак булган каты сугышларның берсендә дә нәкъ менә шулай исән калган була ул ...
Н.Нигматова-Яһудина, Сарман авылы.