Ямалиева Ләбибә Шәех кызы 1931 нче елның 28 маенда Кәрәкәшле авылында туган. Әтисе Шәех колхоз рәесе,әнисе колхозда төрле эшләрдә эшләгән. 1941 нче елны сугыш башлангач та әтисе сугышка китә.Әтидән Суслангерга чыгып киттек дип бер хат килде дип искә ала Ләбибә апа.Аннан соң 1-2 айдан үле хәбәре килде. Мин мәктәпкә укырга баргач өч чирек кенә укыдым. Әти колхоз рәесе булып эшләсә дә безнең ашарга юк иде. Әти сугышка киткәндә без 5 бала калдык.Ашарга булмагач хәер дә сорашырга туры килде. 10 яшемдә колхозда көлтә бәйләүчеләргә аш пешердем, төнлә ат караучыларга пешерә идем.Әни белән чүп утарга да йөрдем. Мин дә барсам 2 кашык он бирәләр иде. Кәлҗемә эзләргә чыгып китә идем. Басуда җир өстендә коелып калган бөртекләрне җыеп кул тегермәне белән он тартып ашый идек, алабута башыннан да он ясап ипи сала идек. Әнем белән ике үгез җигеп җир сөрергә йөрдем. Ашлык сугып ат белән көлтә дә ташыдым. 14 яшем тулгач Мултовка урман кисәргә җибәрделәр.Анда 1 ел эшләгәннән соң кайттым һәм Горькийга торф чыгарырга җибәрделәр. Анда траншея (чокыр) казыттылар. Бер ел эшләгәннән соң авылга кайттым. 16 яшемдә колхозга сыер саварга чыктым. Сыерларны өч тапкыр сава идек.Җәяү йөреп саудык. 9 ел сыер сауганнан соң 4 ел сарык көттем. Сарыкларны көтүдән алып кайтып 2 шәр фляга сөт савып тапшыра идек. Колхозда тавык фермасы бар иде, анда 2 елчебиләр карадым. Аннан соң колхозда бозау карадым. 1986 елда пенсиягә чыктым.Бүгенге көндә кызларым,кияүләрем тәрбиясендә туган авылымда яшәп ятам.