Мөслимә апа Түбән Әхмәт авылында туган. Биш балалы гаиләдә иң кечкенәсе була ул. Янурыс җидееллык мәктәбенә йөреп укый. Мәктәптән кайтканда авылдашларына хатлар, гәҗитләр дә алып кайта. Шуңа да аның кайтуын зарыгып көтеп ала торган булганнар. Мәктәпне бетерү генә насыйп булмый Мөслимәгә. Колхозны җитәкләүче әтисе кызын ат белән урак урырга куя һәм шуннан соң ул башка эшләргә дә йөртә башлый. Әтисе Мөслимәне тегү тегәргә дә өйрәтә әле. Колхозда весовщик, 1950 елда Сарман сөт заводында аппаратчы булып эшли. Аннан соң инкубаторда 3 ел хезмәт куя. Кино күрсәтеп, шунда ук кассир булып та эшли. Чирек гасыр гомерен тегүчелеккә дә багышлый. Гаилә корып, ире Рифкать белән өч кыз, бер ул үстерәләр. Балалары да, оныклары да алар янында тормыш мәктәбен үтәләр. “Бер вакытта да ике тапкыр әйтми идек. Сәгатьләп эшләделәр, сәгатьләп уйнадылар. Тыңламыйча калганнарын хәтерләмим,”- ди Мөслимә апа. Бүгенге көндә балаларының кадерле әнисе, сигез онык, дистәдән артык оныкчыкның яраткан әбисе ул. Мондый бәхет һәркемгә дә насыйп булмый шул.