“1934 елның 16 июнендә Кәрәкәшле авылында туганмын. Әти- Яркаев Кашфелхан Кәшбетдин улы, әни- Яркаева Тәзнирә Хәниф кызы. 1941 елны 1 сыйныфка укырга кердем. 7 сыйныфлык белем алгач, башка укырга туры килмәде. 1950 елны Ютазы промкомбинатында акбур цехында эшләдем. 1950 елның декабрь аенда Ютазы автотранспорт хуҗалыгына слесарь булам дип эшкә кердем. 1953 елны август аенда Совет Армиясе сафына хезмәткә алындым. 3 ел хезмәт итеп кайткач, 1956елның көзендә, тагын шул авторотога шофер булып эшкә урнаштым. Безне эштән аермыйча гына башта икенче класслы шофер, аннан беренче класслы шоферлыкка Лениногорсктан килеп укыттылар. Ул вакытта автотранспорт бик кадерле иде.
Башта безнең төп эш икмәк ташу иде, аннан кыш көннәре җиткәч, шәһәргә чыгып төзелештә дә эшли башладык. Мин, транспортчы буларак, үз эшемне бик яратып башкардым. СССР Югары Советы президенты указы буенча 1966 елның октябрендә Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләндем. 1970 елны Юбилей медале, 1973-1976 елларда “ Социалистик ярышта җиңгән өчен” дигән күкрәк билгеләре белән бүләкләндем. Мактау грамоталарын, бүләкләрне санап бетермәле түгел. Эшләгән дәвердә күп төрле җәмәгать эшләрендә, үзешчән сәнгатьтә катнашырга туры килде. 1994 елны, 43 ел бер оешмада эшләп, лаеклы ялга чыктым. Безнең яшьлек, бигрәк тә балачак сугыш чорына туры килде. Әти 1942 елны Ленинград блокадасында һәлак булды. Без 4 бала - бер әни тәрбиясендә калдык. Мин иң өлкәне булгач, эне- сеңелләрне карау минем өстә иде. Әни көне-төне колхоз эшендә булды. Мәктәптә укыганда ук җәй көннәрендә үзем дә колхоз эшендә катнаштым. Башта көтү көттем, үгез җигеп яфак әзерләдек, яшел масса ташый идек, уборка вакытында көлтә ташырга да бара идек”.