Яруллина Рузилә Хөрмәтулла кызы Саба районы Өет авылында 1931 елның 3 мартында бәрәнче бала булып дөнъяга килә. 7 класс бетергәч, әнисенә ияреп колхоз эшенә йөри. "Урак урып, печән чаптык, урман чистартырга йөрдек, ничекләр түздек. Ашарыбызга булмады, якындагы урманга барып җиләкләр, үләннәр җыйдык. Күрше урыс авылындагы бәрәңге басуына барып черек бәрәңге җыеп кайтканда, төнге каравылчылар тотып, капчыкларыбызны алып калды. Мин телсезгә сабыштым, жәлләделәр, теле дә юк, ашарына да юк диеп капчыкны кире бирделәр"- диеп искә ала Рузилә апа. Тормыш иптәше Рифкат абый чая кызны Шыгайга урлап кайта, бергә 6 бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә төп йортта улы Разыйф белән гомер кичерәләр.