Яруллина Зәйтүнә Нурулла кызы Апас районы Кече Күккүз авылында 1928 елның 14 декабрендә туа. 2 ел башлангыч сыйныфны тәмамлагач, күзләре начар күрә башлый. Шул сәбәпле укуын дәвам итә алмый. "Сугыш башланган көнне Янгелде авылында, апаларда кунакта идек, әтиләрне сугышка алалар диеп елашып кайтып киткәнем исемдә" - ди Зәйтүнә апа. Сугыш чоры балаларының язмышы бертөрле. Зәйтүнә апа да урак ура, печән чаба, Мари урманнарына кадәр урман кисүгә йөри. Колхозда маллар карый. "Ярый әле сыерыбыз бар иде - 300 л.сөт заданиясе үтәүдән калган сөт хисабына исән калдык" - дип хәтирәләре белән уртаклашты.
1954 елда Шыгай авылына килен булып төшә, иптәше белән 2 бала тәрбияләп үстерәләр, колхозда төрле эшләрдә "Бригадта" йөри, күп еллар сарыклар карап лаеклы ялга чыга.
"Һәр туган көнгә сөенеп, тыныч имин елларга куанып яшим, тыныч дөнъяларның кадерен белегез"- дип изге теләктә кала Зәйтүнә апа. Бүгенге көндә улы Рәхимулла абый тәрбиясендә яши.