Чураш авылында гомер итүче Йосыпова Җәннәтеләсма Кыяметдин кызына 95 яшь тулды. Авыр хезмәт юлын үткән, тормыш та гел сыйпап кына тормаган аны. Ә бүгенге тормышыннан канәкать булып, тәрбия кылучы балаларына рәхмәтләр әйтеп яши әби.
Җәннәтеләсма апа – тумышы белән Минзәлә районының Яңа Тәкермән авылыннан. Кечкенә вакытында ук әнисе вафат булып, әтисе яшьхатынга өйләнә. Гаиләдә бер – бер артлы балалар туа, кечкенә генә өйдә ишле гаиләгә кыен булганлыктан, кыз күбрәк әнисенең сеңлесе белән җизнәсе янында яши. Өстәвенә аларның үз балалары да булмый. Чурашка килен булып та тутасы йортыннан төшә. 1940 нчы ел була ул. Җәннәтеләсма апа ире белән бергә Кадрәк МТСында тракторчы булып эшли. иртә таңнан торып, кар, бозлы сулар, пычрак ерып, эшкә китәләр. Тормыш бәлки җайланыр иде дә, сугыш башлана, 1942 елда Миңлехәмәтне дә алалар. Ул киткәч, кире туган авылына кайта. Чурашта үзе кебек хатын-кызлар – Миңсафа, Зәкия, Сабиралар белән тракторда эшләвен дәвам итә.
Сугыш кырларыннан яраланып, госпитальдә дәваланган, озын чакрымнар узып кайткан Миңлехәмәт 1947 елда Җәннәтеләсманы кире алып кайта. Бер-бер артлы ике кыз, бер малай туа. Аннан Җәннәтеләсма апа колхозда төрле эштә эшли.