Миннегали Сәгъди улы Загиров 1897 елны Сарман районы, Анак авылында туган.1917-1924 елларда ул Иске Кәшер мәктәбендә укыткан,мәктәп директоры вазыйфаларын башкарган. Авылда оешкан комсомол оешмасында актив членнарының берсе булган. Гаиләсе белән Чистай шәхәренә эшкә җибәрелә.Шуннан сугышка алына. Өлкән политрук Миннегали Загиров , 1941 елның августында Белоруссия җирендә дошманга каршы тиңдәшсез сугышта батырларча һәлак булган.