Заһирова Чәчкә Миннегали кызы 1923 елның 23 июлендә Сарман районы Анак авылында хезмәткәр гаиләсендә туган. 1940 елда Чистайда урта мәктәпне тәмамлаган.Шул ук елны Мәскәү авиация институтына имтихансыз гына укырга кабул ителгән. Беренче курсны тәмамлап өлгергән Чәчкә, үзе теләп сугышка китә.Разведчик-диверсант буларак, 1941 елның октябреннән 1944 елның 20 июленә кадәр дошман тылында хәрәкәт итә. Мәскәү тирәсендә, Белоруссиядә партизан отрядларында фашистларга каршы сугыша. Зоя Космодемьянская белән бергә була. Аннары сугыш тәмамланганчы Совет Армиясе сафларында була. Партизан кыз Чәчкә Заһированың батырлыгы Кызыл Йолдыз, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, I дәрәҗә “Ватан сугышы партизаны”, “Мәскәү оборонасы өчен” медальләре белән билгеләнә.
Сугыштан соң, Мәскәү авиация институтын тәмамлагач, озак еллар авиация заводында эшли,аннан Казан финанс институтына укытырга күчә. Күп еллар яуда хәбәрсез югалганнарны эзләү, исемнәрен ачыклау белән шөгыльләнә.Казанда алар өчен һәйкәл салдыруга ирешә. Анак авылында ,төп нигезләренә , Заһир Нәзир улы, аның ата-бабалары,балалары,оныклары яшәгән урында Чәчкә Миннегели кызы тырышлыгы белән, истәлек билгесе куйдырылды. «Кырык чишмәне» төзекләндерүдә дә аның өлеше зур булды. Экономика фәннәре кандидаты, доцент. 2013 елның 14 апрелендә вафат .