Мин, Закирова Нәфисә Гали кызы 1923 елның 2 нче маенда Минзәлә районы Түбән Тәкермән авылында тудым. Миңа 2 яшь булганда әнием Сәхипкамал үлгән.
14-15 яшьләрдә колхоз эшенә чыга башладым, урак урып көлтэ бәйләргә.
Әтинең Фатих исемле энесе Кижел(Кизел) шәһәрендә иде. 1941 елның 2 маенда миңа 18 яшь тулды. Июнь башында мине Фатих абый кайтып алды. Мин барып әз генә тордым, сугыш башланды. Август азакларында Фатих абыйга повестка килде. Аны озатырга баргач, ул сөйләшеп мине дә поездга утыртып җибәрде. Шулай итеп мин авылга кайттым. Мин уйлаган идем авылда бернинди сугышка китуче дә юктыр, авылда элекечәдер дип. Авыл бушап калган, ир-атлар, минем яшьтәш егетләр бит бөтенесе сугышка китеп беткәннәр.
Безнең әти сугышка эләкмәгән-аны Суслонгер лагерына алып киткәннәр. 2 ел шунда була тимер юл салалар, тоннельләр казыйлар, урман кисәләр. Әти ачлыктан бик нык шешенә, чирли. 2 елдан шундый авыр хәлдәге берничә кешене Курьяга (пристань) кайтаралар. Без әтине танымадык, курыктык та әле. Ул шешенгән, сакал мыек баскан, чәчләре үскән,киемнәре (аны кием дип булмый) ертылып беткән, аяк киеме юк, чөнки аягына әйбер кидертеп булмый шешкән. Үзе бик нык саташа, русча сөйләшә иде.
Ул вакытта авылда Ленинград кешеләре һәм балалары яши иде. Балалар мәктәптә клубта яшәделәр, олыларны кешеләргә керттеләр.
Әтинең сеңлесе Мөзәянә апаларда медсестра яшәде карт әнисе белән. Ул медсестра (хәзер исемнәрен хәтерләмим) Хуҗәмәттә эшләде. Шул аякка бастырды әтине.
Ленинград карчыгы үлде, хәзер хәтерләмим кайда күмгәннәрен.Аларны Привольега да Югары Тәкермәнгә дә күмделәр
Безнең эшләмәгән эш калмады: плугарь да, сеяльщик та. Көне-төне эшләдек, көндез басуда төнлә ындырда. Кыш көне урман кисәргә җибәрделәр. Берничә кызны агач басып үтерде, без исән-сау кайттык.
Өч ел торф чыгарырга бардым. 5 кыз бардык Киров өлкәсе Каренстрой дигән җиргә 1945 елда кыш көне 20 кызны сугышка әзерли башладылар Яз көне Минзәләгә комиссия узарга бардык. Егермедән 12 калган идек инде, шул 12 кешедән 6 кеше яраклы булып чыкты. Кайтып бәрәңгеләр киптереп, эчке киемнәр, носкилар эзерләп повестка килгәнне көтәргә куштылар, безнең бәхеттән сугыш бетте.
9 май көнне тау башында борчак чәчә идек, ул елны май бик матур килде. Мин үгез белән барам, үгезем бармый киреләнә елыйсылар килә. Артыма борылып карасам авылдан чыгып миңа таба яулык болгый –болгый бер хатын йөгерә, үзе кычкыра. Минем арттан йөгерәдер дип, көтәргә булдым.Шәрифәттәй булды бу, “Сугыш басылган” дип кычкыра икән. Кочаклап алды, үзе елый үзе кычкыра. Ул олы яшьтә иде инде, мин үзем әйтермен син барып йөрмә дим, син бу үгез белән барып җиткәнче мин әйләнеп кайтам инде дип йөгерде. Барсам эштән туктаганнар, көләләр, елыйлар, тәгәрәшәләр, кесәләреннән борчаклар тәгәри. Шул көнне кич белә клубта җыелыш булды. Сугыш бетте дип эш туктамады, тормыш та җиңеләймәде: ничек булса шулай дәвам итте. Әкренләп исән калган авылдашлар кайта башлады. Безнең яшьтәшләр, йөргән егетләр сугышта үлеп калдылар. Кайтучылар я аксак, я кулсыз.