Закирҗанова (Гәрәева) Зәйтүнә Закирҗан кызы 1923 елның 25 августында Сарманда туган. Сарман урта мәктәбендә белем ала. Хезмәт юлын 1942 елда Сарман мәктәбендә пионервожатый булып башлый. Шул елның ноябрь аенда сугышка җибәрү өчен военкоматка кызларны да җыялар, комиссия үткәрәләр. Алар арсында Зәйтүнә дә була. Закирҗан абзый ат белән Бөгелмәгә кызын үзе илтеп куя, аннан аларны поезд белән Мәскәүгә озаталар. 9 айга сузылган әзерлек курслары башлана. Ул елның кышы аеруча салкын килә. Аякларында кирза итек. Бүрек колакчынын төшереп йөрергә рөхсәт юк. Ашау-эчү дә кысынкы. Курслар тәмамлагач Смоленск өлкәсенең Демидово авылына килеп урнашалар. НКВДның оператив гаскәрендә була Зәйтүнә. Фронт сызыгы да ерак түгел, шартлау, атышу тавышлары берөзлексез ишетелеп тора. Кызлар тирә-юньдәге авылларга барып немецларга староста булып хезмәт иткән сатлык җаннарны эзләп табалар һәм тотып алып кайтып тиешле органнарга тапшыралар. Хыянәтчеләрнең аягы астында җир яна. Ниятләрен белгәнгә, кызларны авылларда шатланып каршы алалар, теләп ярдәм итәләр. 1944 елда бу бу оператив гаскәр Ленинградка күчерелә һәм Петрокрепостьта Монетный дворны саклый. Җиңү таңын да кызлар шунда каршылый. Туган якларга кайткач, фронтовик кыз Александровкадагы балалар йортында эшли башлый. Төрле җирдән җыелган балалар аны тиз үз итәләр. “Зоя апа” дип кенә торалар. 1951 елда Зәйтүнә Илексазга эшкә күчерелә. Бер елдан Илексаз авылы егете сугыш ветераны Гәрәев Миңнуллага кияүгә дә чыга. 30 елдан артык гомерен балалар укытуга багышлый.
2007 елның 12 сентябрендә Сарман районы Илексаз авылында вафат.
Кулланылган материал: “Сарман” газетасы, 9 декабрь 2003 ел. «Язмышсынауларыаша» автор Мөнирә Исмәгыйлова.