Заманов Хәсән Заман улы 1912 елда Күҗәкә авылында крестьян гаиләсендә туа.(Бу юллар кире кагылгысыз булып барлык басмаларда язылган). Кайбер басмаларда аның турында “...сугышка кадәр Чиләбе шәһәрендә һәм туган колхозында эшләгән...” “...сугышка чаклы Харьковтагы трактор заводында эретеп ябыштыру һөнәрен өйрәнә...” дигән юллар бар.
“Ижауда яши, машина төзү заводында эшли. 1942 елдан Совет армиясе сафларында.1943 елның июнь аеннан Ватан өчен барган сугышларда катнаша.
Воронеж фронты составындагы 38нче армиягә караган 16нчы укчылар дивизиясенең 465нче укчы полкы укчысы Заманов 1943 елның 25 сентябрендә үзенең подразделениесы белән Киев шәһәреннән төньяктарак Днепрны кичеп,уң як ярга чыга һәм бер ай дәвамында яр буендагы плацдармны тотып калу һәм ныгыту өчен барган каты сугышта катнаша. 1943 елның 3 ноябрендә Киев янындагы Пуща-Водица төбәге өчен барган бәрелештә авыр яралана. 1944 елның 10 гыйнварында аңа Советлар Союзы Герое дигән мактаулы исем бирелә.
Инвалидлык буенча хәрби хезмәттән азат ителгәннән соң, Ижау шәһәренә эйлэнеп кайта, соңыннан Свердловск өлкәсендәге Покровск-Уральский поселогында яши. Ленин ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.
1956 елның 20 ноябрендә вафат була.(“Батырлар китабы.Книга Героев”).
Хәсән Замановның бу китапта китерелгән кыскача биографиясе шушы. Ул-ижаулыларның да горурлыгы, үзләренең Герое санала. Ижау шәһәрендә мемориаль тактада аның исеме мәңгеләштерелгән.
“Свердловск өлкәсенең Североуральск шәһәренең үзәк мәйданында обелиск куелган, рәсми кәгазьләре, шәхси әйберләре (Хәсән Замановның. Автор) каланың крайны өйрәнү музеенда саклана. Күҗәкә мәктәбе янындагы һәйкәле дә авылдашлары һәм яшь буынга батыр данын искә төшереп тора”.