Зарипов Изаил Харис улы 1927 елның 27 февралендә Чаллы кантоны Зур Нөркәй авылында туган. Петровка авыл мәктәбендә – башлангыч, Языково авылы мәктәбендә җиде сыйныф белем алганнан соң, 1941-1944 елларда петровка спирт заводында гади эшче, учетчик, слесарь булып эшли. 1944-1951 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. армиядан кайткач, Әлмәт шәһәрендә бораулау кадрлары мәктәбен тәмамлап, “Татбурнефть” трестында ике елга якын бораулау вышкасы эшчесе, бораулаучы ярдәмчесе хезмәтендә була.