Сугыш һәм Хезмәт ветераны Зарипов Мөхәммәтсалих (Салих) Мөхәммәтзариф улы, 1901 елның 25 февралендә ТАССР ның Сарман районы Иске Кәшер авылында дөньяга килә. Укырга, язарга өйрәнә, 2 класс белем алып өлгерә. Кечкенәдән дөнья йөген җигелеп тарта башлый, төрле эшләрдә эшли. 1919-1922 елларда гражданнар сугышында Урта Азиядә басмачыларга каршы сугыша. Гражданнар сугышыннан кайткач, авылларда колхозлар төзелгәч, Киров колхозында йөкче булып эшли. Бөек Ватан сугышы башланганда Салихның өй тулы балалары үсеп килә. 1941 елда тормыш иптәше Шәмсекамал балаларын кочаклап елый-елый Салихны сугышка озата. Учебкага дип Суслонгерга җибәрәләр. Анда күргән михнәтләргә түзәрлек булмый. Үлмәс өчен бакаларга кадәр ашыйлар. Көннәрдән бер көнне Казаннан бер татар офицеры сугышка пулеметчиклар җыйганын әйтә. Салих сугышка Ленинградның хәрби күчмә пунктына рядовой дәрәҗәсендә ( рег.№ 150545), өлкән пулеметчик булып керә ( 3 вз. 4 рота ПРБ сформированный в команду № 4441 ). Ленинградның беренче пулемет батальонында кече сержант дәрәҗәсендә шофер булып, минометчик булып та сугышырга туры килә. Сугышның үзәгендә кайнап, авыр яралар ( башы бер колактан икенче колакка кадәр ярык, бер кулы терсәктән яраланган) алып, 1945 елны туган авылы Иске Кәшергә кайта. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены , “Батырлык өчен” (131 нче укчы дивизиянең 593 нче укчы полк составында 1944 елның 25 июлендә Нарва елгасын кичкән вакытта күрсәткән батырлыгы өчен) һәм бик күп Җиңү юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Сугыштан соң да тормыш җиңел булмый. Икенче группа инвалид булып кайткан, ишле балалы гаилә башлыгы Салихка тормышның авырлыкларын күп татырга туры килә. Соңгы елларда Иске Кәшер урта мәктәбендә каравылчы, янгын сүндерүче булып эшләгән. Зарипов Мөхәммәтсалих Мөхәммәтзариф улы 1977 елның 16 ноябрендә вафат була. Иске Кәшер авылында җирләнгән.