“Безнең балачак бик авыр заманнарга туры килде” дип башлады сүзен Мөршидә әби. Укудан кайткач басуга башак җыярга чыга идек. Көлтәләр бәйләдек, чүмәлә итеп куя белми идек, олылардан анысын да өйрәндек. Кышын басуда кар тоттык. Сугыш башлану балачагыбызның бәхетле мизгелләренә киртә булды. Мәктәпне тәмамлагач та миңа бригадир булып эшләргә туры килде. Колхозда алты бригада бар иде. Бригадирлар бар да хатын-кызлар, чөнки ирләр сугышта. Мине дүртенче бригадага куйдылар. Япь-яшь кызга авылның усал хатын-кызларын җиңеп эшләргә бик авыр булды. Көзен уңышны җыеп алу өчен бер атнага гына комбайн бирәләр. Шул җиде көн эчендә көнен -төнен эшләп ашлыкны җыйнап бетерергә кирәк иде. Барлык калган кыек-мыек җирләргә кул белән ашлык чәчтек. Аның өчен башта авылны йөреп тубал эзләргә туры килде. Кайбер йортларда бар, ләкин алар бирмиләр. Бер дә онытмыйм, Хакимов Әхәтнең бабасы Хәким абый бирде тубалны. Хәким абый, Зиннәт абый ярдәмендә без ул эшне башкарып чыктык. Сугыш еллары үзәкне өзгән ачлык белән истә калды. Әти сугышта, абый белән апайны да сугышка алдылар. Өйдә без әнигә өч бала. Колхоз һәр гаиләдән бер кешене Коркачыкка симәнә илтергә җибәрә. Берне бозаулаган сыерыбызны җигеп безгә дә барырга туры килде. Тау төшкәндә сыер егылды, бик авырлык белән генә барып кайттык. Борчак, арыш тутырылган илле килограммлы капчыкларны күтәреп бушату да безнең өстә иде. Капчыкның төбеннән тотып селкеп бушатканда почмакларында качырып калдырган берничә уч ашлыкны кайтканда куана-куана ашый идек. Иртә белән киеп киткән чабаталар кайтканда тузып ялан тәпи кайтарга туры килә иде. Черек бәрәнге, ат кузгалагы, алабата көлчәсе дә ашарга туры килде. Ул заманнарда кешеләр, күршеләр дус-тату яшәделәр. Тоз, шырпы сорап әллә ничә тапкыр керергә туры килә иде. Морҗалардан төтен чыкканны карап кына тора идек, хуҗалардан сорап,чиләккә салып ,ут алып кайттык. Өйне җылыту өчен салам төпләреннән калган тамырларны яктык. Башта сугыштан абый яраланып кайтты. Аннан сон апай да кайтты. Иң ахырдан әтине каршы алдык. Сугыш тәмамлангач, тормыш бераз җиңеләйде. 1950 нче елда бер хезмәт көненә 10 тиен исәбеннән акча бирелде. Шуңа өч центнер ашлык ала алдык. Заемнар уйнатылды. Болар барысы да тормышның рәтләнүенә зур файда китерде.