Зәйниев Габдрахман Гимазетдин улы.
1907 елның 10 ноябрендә Сарман районы Мортыш-Баш (Морбаш) авылында туа. 1934 елда Бондюг шәһәрендә химия техникумын тәмамлый. 1940 елда КПСС әгъзасы. Бөек Ватан сугышында Финляндия һәм Германия гаскәрләренә каршы сугышларда катнаша. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медаль “За оборону Советского Заполярья”, “За победу над Германией в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг.”; 20, 40 еллык юбилей медальләре, “70 лет Вооруженных сил СССР”, “50 лет пребывания в КПСС” билгеләре белән бүләкләнә.
1947 елның 23 январында лейтенант дәрәҗәсендә армия сафларыннан туган якка Сарман районына кайта, һәм Морбаш сигезьеллык мәктәбенә укытучы булып хезмәт итә башлый. Бөек Ватан сугышы юлларын утлар-сулар кичеп көрәшеп үтеп, сугыш фаҗигасын үз җилкәсендә күтәреп туган җиренә әйләнеп кайткач та бар көчен эшкә биреп яшьләрне патриотларча тәрбияләүдә актив рәвештә катнаша, балаларга табигатькә, тормышка, җиргә мәхәббәт тәрбияләү эшенә үзен багышлый. Тормыш иптәше, хатыны Зәйниева (Җәлилова) Мәстүрә Җәлил кызы хезмәт ветераны: “За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг.” медале белән бүләкләнгән. Хөкүмәт бүләкләренә ия булган ирле-хатынлы Зәйниевләр гаиләсе икесе дә мәктәптә балаларны, яшьләрне белемле, мәгърифәтле итү юнәлешендә үз көчләрен кызганмыйча тырышалар. Халкыбызның тынычлыкта яшәүе, киләчәккә өмет белән карауы, барлык өлкәләрдә алдынгы урыннарда булуы – болар барысы да сугыш һәм хезмәт ветераннарының кылган батырлыкларының нәтиҗәсе.
Зәйниев Габдрахман Гимазетдин улы хезмәт юлының соңгы мизгелләренә хәтле Сарман районы мәгариф бүлеге системасында эшләде һәм 1967 елда лаеклы ялга (пенсиягә) чыкты. 1995 елның 8 январында вафат булды, Яр Чаллы шәһәрендә җирләнде. Материалны гаилә архивындагы оригинал документлар нигезендә улы Рафаэль Зәйниев Г. әзерләде. Тел. +79872199822