Зәйниева (Җәлилова) Мәстүрә Җәлил кызы.
1917 елның 1 декабрендә Сарман районы Мортыш-Тамак (Мортамак) авылында туа. Чистай шәһәренең Мәктәпкәчә педучилищесында һәм Минзәлә шәһәрендә педагогия училищесында укып белем ала. 1940 елга таба ТАССРда язу эшләрен кириллицага күчерү сәбәпле Чистай һәм Минзәлә педагогия училищесы документлары рус телендә язылган. Әмма ләкин 1920-30 елларда ТАССРда гарәп һәм латин алфавиты кулланыла, моңа дәлил булып тора гаилә архивында сакланган, латинча язылган һәм 1938 елда басылып чыккан Г. Тукайның “Сайланма әсәрләре”. Сөйләү буенча, бу китап дәреслек итеп бирелгән. Шулай ук “Туу турында таныклык №4” латин телендә.
Дүрт телне: татар, гарәп, латин һәм рус телләрен яхшы дәрәҗәдә үзләштергән белгеч буларак, кече яшьтәге мәктәп балаларын, зур яшьтәге укучыларны, өлкәннәрне белемле, мәгърифәтле итү өстендә бик күп көч куя. Бөек Ватан сугышы елларында фронтка киткән ир-атлар, егетләр урынына басып, мәктәпләрдә, колхоз басу-кырларында яз-көз, җәй-кыш хезмәт куя. Шулай ук урман кисү, фронт өчен агач бүрәнәләр һәм утын әзерләү, санап бетермәслек күп төрле эшләр башкарырга туры килә, шул исәптән оештыру эшләре дә. Барсы да фронт өчен, җиңү өчен.
Зәйниева (Җәлилова) Мәстүрә Җәлил кызы СССР Югары Советы Президиумы указы нигезендә 1945 елның 6 июнендә “За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг.” медале белән бүләкләнә. Медальның сериясе, номеры: Э№082108. Бөек җиңүнең 40, 50, 55, 60 еллык юбилей медальләре һәм Сарман районының “Почетная грамота”сы белән бүләкләнгән. Хезмәт юлының беренче көненнән башлап Сарман районы мәгариф бүлеге системасында эшләп, Сарман районы халкына һәм илебезгә игелекле хезмәт кылып 1972 елда лаеклы ялга (пенсиягә) чыкты. 2005 елны 18 сентябрендә вафат булды һәм Яр Чаллы шәһәрендә җирләнде. Материалны гаилә архивындагы оригинал документлар нигезендә улы Рафаэль Зәйниев Г. әзерләде.