Җаббарова Маһира Хаҗи кызының үткән гомер юлына карап, ил тарихын күзалларлык. Әтисе Хаҗи узган гасырның репрессия еллары корбаны була. Иске Имән авылында яшәгән гаиләнең 4 балалары бар дип тормаганнар, әтиләре кулга алынгач та, өйләренә кадәр сүтеп, Сарманга күчереп салалар. Ирсез дә, өйсез дә калган Миңлесорур апа Петровка Завод авылына күченә. Озак та тормый сугыш башлана. Маһира апаның 18 яшьлек туганы Галиәхмәт тә сугыш кырларында ятып кала. Үзе спирт заводында лабораториядә, буфетта эшли.
Җиде классны тәмамлагач, Казанга сатучылар курсына укырга җибәрелә. Шуннан соңгы гомере Маһира апаның Александровка авылы белән бәйле, сәүдә тармагында тырыш хезмәт куеп үтә. Эшендә төгәллек, тәртип һәм чисталык сөюче буларак хәтерли аны авылдашлары. Ул елларда сату эшенә өстәп, макулатурасын да, йомыркасын да җыярга, атнага өчәр көн Чаллы, Әлмәт базарларына сату белән барырга да туры килә.
Ире Әхнәф абый да бик тырыш кеше була. Кайнана, кайнаталары белән ярдәмләшеп, бик тату гомер кичерәләр. Маһира апалар да авылда авылча яшиләр: мал-туар, кош-корт асрыйлар, бакчаларында да яшелчәләр үсә. Үзләре кебек тырыш ике кыз үстерәләр. Дамиралары Җәлил бистәсендә, Тәбрия туган авылында яши. 90 яшьлек юбилярның бүгенге көндә 4 оныгы, 9 оныкчыгы бар. Аларга, ил-көнгә иминлек теләп гомер кичерә ак әби.