Тыл ветераны Җиһангирова Фәүзия Миннулла кызы 1932 нче елның 5 июнендә ТАССР нын Апас районы Үтәмеш авылында дөньяга килгән. Сугыш башланганда аңа 9 яшь булган. Яшүсмер кыз бала әле бу вакытта сугыш афәтенең никадәр газап, кайгы, авырлыклар китерәсен башына да китерми. Әмма дәһшәтле сугыш кызны өлкәннәр белән бергә төрле колхоз эшләрен башкарырга, басуга көлтә бәйләргә, башак җыярга чыгара. 1948 нче елда Капри мәктәбен яхшы билгеләргә тәмамлагач, авылда бухгалтер итеп куялар. Читтән торып бухгалтерлар курсын тәмамлагач Югары Ындырчы авылында хисапчы булып эшли башлый. 1958 нче елда Кормаш авылы егетенә кияүгә чыгып 7 бала тәрбияләп үстерәләр, аларга белем, һөнәр бирәләр, тормышта үз урыннарын табарга булышалар. Бүгенге көндә 18 оныклары, 25 оныкчыклары бар.
Тормышка чыккач “Ракета” колхозында төрле эшләрдә эшләгән. 50 яшендә лаеклы ялга чыкса да, 60 яшенә кадәр колхоз ашханәсендә хезмәт куйган.
Сугыш чорында һәм аннан соңгы елларда күрсәткән хезмәт батырлыклары өчен «Сугыш ветераны» исеменә лаек була, бик күп мактау грамоталары, «Хезмәт ветераны», Бөек җиңүнең юбилей медальләре белән бүләкләнә.