“Мин 1932 нче елның 3 нче июнендә Әтнә районы Төрекләр авылында дүртенче бала булып дөньяга килгәнмен. Миннән соң биш бала туган. Әнигә балаларны карашу минем өстә иде. Ләкин биш туганым да үлделәр, бәлки яхшы тәрбия дә булмагандыр инде ул вакытларда. Сугыш вакытының ачысын да, төчесен дә татырга туры килде безгә. Сугыш башлангач иң беренче олы абыем китте. Аны Кемирово ягына ФЗУ га дип алып китәләр. Алар Төрекләрдән ике кеше- Мәхмүт һәм Хәйдәр абыйлар иде. Мин атка утырып авыл чыкканчы, озата бардым. Шуннан соң безгә кабат күрешү насыйп булмый. Мәхмүт абый хәбәрсез югала. Бернинди хаты да хәбәре дә килми. Әтиемне эш группасына алып китәләр. Ул 1946 нчы елның июлендә әйләнеп кайта. Әнием 1946 нчы елның гыйнварында үлеп китте. Әни үлгән елны укый алмадым. Мин калган гомеремне үги әни белән яшәдем. Галия исемле бер апам Иваново ягына китте. Шул китүдән ул да хәбәрсез югалды, кире әйләнеп кайтмады. Сугыш елларында мин мәктәптә укый идем. Укырга китап, дәфтәрләр булмады. Кәгазь токмач пакетларына яза идек. Укулар беткәч, җәй көннәрендә колхозга печән чабуда, ашлык үстерүдә, фермаларда терлекләр карарга ярдәм иттек. 1947 елда мәктәпне тәмамладым. Колхозда эшләдем, тирес түктем. Молотов һәм Лаеш урманнарында агач кистем, Иваново шәһәрендә торф чыгардым. Колхозда биш ел сарык фермасында, ике ел тавык һәм куян фермаларында эшләдем.1959 нчы елдан 1987 нче елга кадәр дуңгызлар карадым. 1987 елны лаеклы ялга чыктым. Аннан соң да төрле эшләрдә эшләдем. Бер малай үстердем”.