Тыл ветераны Зиятдинова Асфия Шагзам кызының истәлекләре:
“Мин 1930 елның 28 ноябрендә Югары Чыршылы авылында туганмын. Ул вакытта безнең колхоз “Ленинчы” исемендә, Ворошилов районына керә иде. 4 нче классны бетергәчтә безне колхозда басуга эшкә җибәрделәр. Без анда чапкан печәннәрне әйләндереп чүмәләгә куябыз. Колхоз ул вакытта урман делянкалары ала иде. Безне урманга агач ботаклары җыеп яндырырга җибәрәләр иде. Ә олыраклар бүтән эштә. Безне бер көндә эшсез тотмадылар. Ул вакытта хәзерге кебек түгел, ачлык. Үлән шытып чыккач та кукы, кычыткан, кузгалак нинди үлән бар бөтенесендә җыеп ашыйбыз. Яз көне басудан черек бәрәңге кәлҗемәсе җыябыз. Ул бәрәңге кәлҗемәләре безне исән калдырды инде. 6 нче классны бетергәч җибәрделәр кыш көне урман кисәргә. Бу 1944 ел иде. Сугыш бара. Пәнәче яклары Зәй районына керә. “Кызыл тау” да кыш буе урман кистек. Итекләр суланып шыкырдап ката. Өстә юньле-башлы кием дә юк. Квартирага кертәләр иде. Өйгә кайткач каткан итек-бияләй, пәлтәләрне (исеме генә) мичкә тезеп киптерергә куябыз. Алар юньләп иртәнгә кипмидә. Идәндә тезелешеп йоклыйбыз. Икенче елны Удмуртиянең Кузинкар шәһәрендә урман кистек. Анда өйгә бер кайтмыйча 6 айга җибәрделәр. Авырлыкларны сөйләп-аңлатып бетерерлек түгел. Ул вакытларда районга наряд килә. Шуның буенча җибәрәләр иде. Җәй буе прицепщик булып эшләдем. Эшләмәгән эш калмады инде. Ипине сирәк күрдек. Алабутадан пешереп ипи ашадык. Минем әтине сугышка җибәрмәделәр. Ул бик оста тимерче иде. Аны якын тирә авылларда беләләр. Бронь белән калдырдылар. Ул көн-төн үзенең алачагында техника өчен кирәкле тимерләрне чүкеп ясады. Әңкәй колхоз эшендә, урак уруда. Ике сеңлем бар, берсе 1941 елгы, икенчесе 1933 елгы. Калган туганнарым тугач чирләп үлеп беттеләр.
Үзем 1954 елны Азалакка килен булып төштем. Монда да авыр тормыш булды ул елларда. Басудан кайтып кермәдек. Борчак басуларын кул чалгысы белән чаба идек. Кеше саен бүлеп бирәләр. Колхозда төзелешләр бара. Фермалар, клублар, мәктәпләр төзеделәр. Ә без хатын-кызлар шуларга фундаментларны тирән итеп кул белән казыдык. Фермалар төзер өчен “лай кирпечләр” суктык. Ә ир-атлар Азалакның карьерында таш чыгардылар. Шушы төзелешләр өчен чит җирләрдән кеше ялламадылар. Эштән кайткач өйләргә ягар өчен җәй көнендә кәс чыгарырга “кәслеккә” төшеп китә идек”.