Таимә апа Кызыл Яшьләр авылында туган. Гражданнар сугышыннан яраланып кайткан әтисе Садыйк озак та тормый, балаларын ятим итеп, бакыйлыкка күчә. Әнисе вафат булганда Таимәгә нибары 5 яшь була. Иртә җигелә кыз тормыш арбасына. Мәктәптә укыганда ук колхоз эшенә йөри. Туганнарын кайгырту, йорттагы эшләр дә аның иңнәренә өелә. Булачак ире Мәсгуть белән тегермәндә хисапчы булып эшләгәндә таныша. Кызны сорарга килгәч, бер үзе бер бәлешне ашап бетерә язган егет кызның туганнарына да бик ошый. “Ашаганда-колагы селкенә, эшләгәндә-йөрәге җилкенә торганнардан икән”- дип нәтиҗә ясала. Һәм чыннан да, Мәсгуть абый кул эшләренә дә бик оста булып чыга. Колхоз ашханәсенә ипи пешергән, гектарлап кулдан чөгендер утаган елларда да алар йортында эш гөрләгән: йон тетеп, киез итекләр басу, калайдан чиләк, комганнар ясау дисеңме. 5 балалары да яшьли кул арасына кереп, әти-әниләре янында эшләп үсәләр. Эштә генә түгел, Таимә апа сабантуйларда йөгерештә беренчелекне бирми, бик матур эчтәлекле шигырьләр дә иҗат итә. Бу осталыгы кызы Галимәдә дәвам итә. Ул әле дә кул эшләре тота. 91 нче яше белән баручы Таимә апа тормышыннан, балалары-оныкларыннан бик канәгать, булганына шөкер кылып, дөньяларга тынычлык теләп яши.