ЗӘЙДУЛЛИНА (БАҺАУТДИНОВА) НАҖИЯ ХАФИЗ КЫЗЫ
- Мин 1940 елда Бөгелмә районының Бәкер авылында дөньяга килгәнмен. Ул вакытларда кечкенә авылларны берләштергәннәр. Авыл Советы Исаково авылында булган. Авылда җидееллык мәктәп бар иде, ләкин мин беренче сыйныфка 8 яшьтә генә кердем, чөнки тиф белән авырып, мәктәпкә бара алмадым. 7 сыйныф бетергәч, Баулыга укырга килдем. Кышкы каникулда авылга кайткач, кире мәктәпкә бармадым, чөнки ачлык, ялангачлык иде. Авылда ике ел савымчы булып эшләдем. Тагын ике ел комбайнчы ярдәмчесе булдым. 1957 елны яңадан мәктәпкә килеп, 11 сыйныфны тәмамладым.
Мин яшь чактан ук җырлый идем. Күп еллар сәхнәдә халык каршында чыгыш ясадым. Минем әти - Зәйдуллин Хафизҗан, 1903 елгы, сугыш башлангач та фронтка кәч һәм 1942 елны сугышта югалган.
Мине Баулыда газолиновый заводка эшкә алдылар, аннан газовый участокка күчерделәр. Анда 9 ел эшләдем. Бу эшкә партия үзәге урнаштырды, Бөгелмә военкоматыннан әти турында “Пропал без вести в феврале 1942 года” дигән извещение җибәргәннән соң. Әтинең исеме “Хәтер” китабында бар. Әбинең (әтинең анасы) җиде улы да сугышка китеп һәлак булдылар.
Сугыш еллары бик авыр булды, бала чактан ук кайгы-хәсрәт белән яшәдек. Хәзер тормыш рәхәт, сәламәтлек кенә бик яхшы түгел.
