Ярты гасыр дәвам иткән купкырлы иҗаты, йөздән артык җәүһәрдәй җырлары белән шигърияттә мәйдан тотып, татар халкының тирән ихтирамын казанган шагыйрә, безнең якташыбыз Гөлшат Хисам кызы Зәйнашева 1928 елның 13 гыйнварендә Сарман районы (хәзерге Тукай районы) Иске теләнче авылында дөньяга килә.
Гөлшат Зәйнашева сугыш елы баласы. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа нибары 13 яшь була. Шул авыр елларны Гөлшат апа болай искә ала:
“Мин унөч-ундүрт яшемнән үзбашыма көн күрә башладым: туган тиешле апам тәрбиясендә үсеп буй җиткәч, өйдән чыгып киттем. Минзәләгә барып, педагогика училищесына укырга кердем, тулай торакта яшәп укыдым.
1942-1943 еллар сугышның иң авыр еллары иде. Өс-баш ярлы, ашарга юк. Авылдан, өйдән бернинди ризык килми. Мин, аркага киндер капчыктан биштәр ясап, шуңа бераз бәрәңге салып өйдән чыгып киткән яшүсмер кыз бала, Минзәләдә кеше идәннәре юып, кешегә бәрәңге утыртышып, бәрәңге казышып тамак туйдыра идем. Атнага бер тапкыр фотография идәнен юып чыгара идем. Фотограф абый шуның өчен бераз акча бирә иде. Шул акчага, базарга чыгып, берәр ризык алып ашый идем.
Безнең тулай торак янгын сүндерү бинасының, ягъни пожарныйның аскы катында иде, аны каланча дип йөртәләр иде. Янгын сүндерү бинасы булгангамы, аның миче юк , тулай торак ягылмый иде. Без, студентлар, кышкы салкын көннәрдә, дәрестән кайтып кергәч, чишенмичә генә дәрес әзерли идек. Чишенмичә генә, тамакка нәрсә бар, шуны капкалап, аша ала идек. Өскә – бишмәт, аякка киез итек кигән килеш, башка мамык шәлләр урап ятып йоклый идек. Шулай киенгән булсак та, юрганнар ябынып ятсак та барыбер туңа идек. Чөнки ягылмаган тулай торак ат абзары кебек салкын, котсыз иде. Кайвакытларда юрганнарыбыз белән тәрәзәләребезне каплый, томалый торган идек. Чөнки Минзәлә каласында кайчакларда “маскировка” була торган иде, ягъни фашист самолетлары шәһәрне күрмәсен өчен, төннәрен ут яндырмаска, яндырсаң тәрәзәләрне томаларга кирәк иде.
Уйладым – уйладым да тулай торакка мич чыгарырга булдым. Минзәләдә җимерек йортлар бар иде. Шул йортлар янында кирпеч ватыклары, калай кисәкләре аунап ята. Шул кирпеч ватыкларын, ташлар, калайлар җыеп алып кердем дә бер почмакка мич чыгарып куйдым. Ул мич, кыек-мыеграк булса да, хәйран җылыта иде. Калай кисеп, плитә дә әмәлләп куйдым. Шунда аш, бәрәңге пешерәбез.
Шулай бер-ике көн яшәгән идек, пожарниклар килеп керде. Аһ-ваһ килеп безнең мичкә карап торалар болар. “Кем чыгарды моны?” – диләр. Без дәшмибез. Иптәш кызларым мине сатмыйлар. Без үзара бик дус, тату яши идек. Пожарникның берсе күзләрен акайтып кычкырына башлады: “Убрать!.. Немедленно сүтәргә!..” Калайдан әмәлләп тәрәзә аша урамга сузган торбадан тышка төтен чыга. Пожарник шул торбага үрелде дә сүтәргә омтылды. Икенче пожар, моның кулын тотып: “Не трогай! Сүтмә! Балалар җәл!.. Яшәсеннәр!..” – диде. Беренче пожарник һаман усаллана: “Начальникка нәрсә дип җавап бирербез? Каланчада янгын кагыйдәләрен бозалар! Үзебезнең астыбызга ут төрткән бит болар!” Икенче пожар: !Ярар, ярар, мин җавап бирермен! Син молчи! Күр инде, ничек хитрый итеп мич чыгарып куйганнар бит! Кыек булса да, төтене туры чыга. Менә сиңа кызлар! Балалар гына бит әле болар! Шулай да югалып калмаганнар! Молодцы! Эх, сугыш..., сугыш... Әйдә киттек!” – дип усал пожарны алып чыгып китте.
Һәр көнне каланча түбәсендә Минзәлә каласында янгын чыкмаганмы дип күзәтеп торучы дежур пожарник абыйлар безнең тәрәзәдән бөркелеп чыккан төтенне “күрмиләр” иде...
Гөлшат апа, Минзәлә педагогика училищесын уңышлы тәмамлап, 1945 елда Казан педагогика институның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Катлаулы, киртәле әмма үзе әйтүенчә бик бәхетле гомер уза Гөлшат Зәйнашева.