Зәйниева (Җәлилова) Мәстүрә Җәлил кызы Сарман районы Мортамак авылында 1917 нче елның 1 нче декабрендә туган.
1928 нче елда Мортамак башлангыч мәктәбенә укырга керә.1935 нче елда җидееллык мәктәпне тәмамлый. 8-9 классларны Сарман һәм Минзәләбаш мәктәпләрендә укый.
Мәстүрә Җәлил кызында укытучы булу теләге кечкенәдән үк көчле була. Шул теләген чынга ашыру өчен ул1936 нчы елда Минзәлә техникумындагы укытучылар әзерли торган 10 айлык курсларда укый.
Курсларны тәмамлаганнан сон 1937-1938 нче елларда Калинин районының Иске Сәфәр җидееллык мәктәбендә хезмәт юлын башлап җибәрә. Шул ук елларда читтән торып Минзәлә педагогия техникумына укырга керә һәм 1945 нче елда укуын тәмамлый.
1939 нчы елның 1 нче гыйнварыннан 1941 нче елның 9 нчы сентябренә кадәр Калинин районының Зөбәер башлангыч мәктәбендә укыта.
Мәстүрә Җәмил кызы дәһшәтле сугыш авырлыкларын, явызлыгын бала буларак, яшүсмер буларак кичергән шәхес. Ул елларда Мәстүрәнең сабырлыгын, ныклыгын, түземлелеген сугыш аяусыз сыный. Шуңа да карамастан күңел көрлеген, тормыш ямен югалтмый. Алга, яшь буынга дөрес тәрбия, аң-белем бирергә омтыла.
1941 нче елның 9 нчы сентябреннән 1943 нче елның 20 нче январенә кадәр хезмәт юлын Әтрәкле башлангыч мәктәбендә дәвам итә.
1943 нче елнын 20 нче гыйнварыннан Морбаш жидееллык мәктәбендә башлангыч класслар укытучысы булып эшли.
1943-1944 елларда Мортамак җидееллык мәктәбендә татар теле һәм зоология фәннәре укыта.
1944 нче елның 25 нче августыннан 1948 нче елның 1 нче гыйнварына кадәр Ферма-Сәвекле башлангыч мәктәбендә укытучы һәм мәктәп мөдире булып эшли.
1948 нче елның 13 нче гыйнварыннан 1953 нчы елның 28 нче августына кадәр Морбашта башлангыч класс укытучысы булып эшли.
1956 елның 13 нче ноябреннән 1972 нче елның 1 нче декабренә кадәр Морбаш сигезьеллык мәктәбенең интернатында тәрбияче вазыйфасын үти.
Кайда гына эшләвенә карамастан, үз эшен намус белән башкара, яхшыны яманнан аерырга, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга, аңардан шәхес тәрбияләүгә бөтен көчен куя. Пропагандист, агитатор кебек җәмәгать эшләрен зур җаваплылык белән башкара.
Сугыш елларындагы тырыш хезмәте өчен “За доблестный труд в ВОВ 1941-1945 гг.”медале , Бөек Җиңүнең 40, 50, 60 еллык юбилей медальләре белән бүләкләнә.
Зәйниевлар гаиләсе районыбызның легендар, куренекле шәхесләре. Аларның тормыш һәм хезмәт юлын хәтерләткән документлар, фотолар музей архивында саклана. Мондый кешеләр турындагы истәлекләрне өйрәнү, барлау киләчәк буынга яшәү асылын, мәгънәсен тагын да ныграк аңларга, төшенергә көч бирә.
Авыл тарихын тәшкил иткән әлеге шәхесләр киләчәк буынга үрнәк, алга юл күрсәтүче булып тора.
Архив документларына, истәлекләргә нигезләнеп якташларыбызның Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары турында мәгълүмат туплау елдан ел үсә, киңәя барсын иде.