Ул батыр булган.
Әбиемнең абыйсы Гатиатулла Зәйнуллин – сугыш ветераны. Ул Дими Тарлау авылында 1924 елның 12 октябрендә Габдулла белән Дәмниха гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Аннан соң сеңелләре Зәйтүнә, Гөлсинә туалар.
Сугышка кадәр Гатиатулла бабай комбайнчы, тракторчы булып эшли. 18 яше тулганда, 1942 елның 5 сентябрендә, сугышка китә. Ул Совет Заполярьесында – Төньяк флотның 126 нчы полкының диңгез пехотасында матрос дәрәҗәсендә автоматчы булып хезмәт итә. Бәхетенә күрә, ул 1947 елның мартында исән-сау туган авылына кайта.
Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен 1945 елның 5 июлендә – “За оборону Советского Заполярья”, 1946 елның 6 октябрендә – “За Победу над Германией” һәм 1985 елның 11 мартында II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
Тыныч тормышта озак еллар туган авылы Дими Тарлау басуларын иген корабында гизеп, мул уңыш үстерә. Социалистик ярышларда җиңеп чыга, мактаулы исемнәргә, шул исәптән “Хезмәт ветераны” исеменә лаек була. Хатыны Маҗихан, улы Ирек, килене Тәнзилә, оныклары Эльвира һәм Илдар белән тату, матур гаиләдә гомер кичереп, 1994 елның 17 октябрендә вафат була.
Мин Гатиатулла бабай турында әбием, әнием сөйләгәннәрдән генә беләм, шулай да аның белән бик горурланам.
Рәмзис Хәкимов,
Сарман гимназиясе укучысы.
Чыганак: “Сарман” газетасы, 4 март, 2015 ел.