Дан битләре

ИМАМОВ ХАТИП ИМАМЕТДИН УЛЫ

Имамов Хатип Имаметдин улы 1924 елның 8 мартында Тыңламас авылында туа. 1942 елда 18 яшендә яу кырына озатыла. 1942-1943 елларда Волхов фронтында, 1944 елда Ленинград фронтында көрәшә. Чехсловакия шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Кече сержант сапер булып хезмәт итә. 1944 – 1954 елларда беренче Украина фронтында сугыша. Җиңү көнен Германиянең Глатос шәһәрендә каршылый. Сугыш беткәннән соң ике ел хезмәт итеп туган авылына кайта. III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.

САМАТОВ ГАЙНЕТДИН САЛИМҖАН УЛЫ

Саматов Гайнетдин Сәлимҗан улы 1920 елның 5 июлендә Солтангол авылында туган. 1941 елда сугышка алына. 1941 Белоруссия, Минск, Смоленск тирәләрендә дошманга каршы көрәшә. Яраланып Барнаул госпиталендә дәвалана. Терелгәч кабат сугышка керә. 1945 елларда Киев, Польша, Румыния, Чехсловакия, Берлинны алуда катнаша. Рядовой солдат кабат яралану сәбәпле Җиңү көнен Берлин госпиталендә каршылый. 1945 елның 6 ноябрендә туган авылына кайта. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен II, III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.

ГАРИПОВ ГАБДУЛЛА ГАРИФ УЛЫ

1925 елның 15 апрелендә Биектау районы Ташсу авылында туа.1943-1945 елларда - Мәскәү пулеметчылар хәзерли торган училище курсанты. 298нче, 248 нче укчы полклары составында, һава десанты бригадасында хезмәт итә. Бүлекчә командиры, орудие командиры була. Җиңү көнен Австриядә Вена шәһәрендә каршылый. туган якка 1950 елда кайта. Капитан.

ИМАНОВ ЗӨФӘР МИНТИМЕР УЛЫ

Иманов Зөфәр Минтимер улы 1945- 2001 Актаныш районы Адай авылында туган. 1967 елны армиядә хезмәт итеп кайткач, Ижаудагы “Мотозавод”ка эшкә урнаша. 1973 елны Чаллыга күчеп кайта һәм КамАЗның пресс-рам заводында югары разрядлы шомартучы булып таныла. Рационализаторлык тәкъдимнәре кертә. Аның җитәкчелегендәге бригаданың даны илгә тарала.

ГЫЙЛЬМАНОВ СӘГЫЙРЬ ГЫЙЛЬМАН УЛЫ

1930 елда Татар Суыксу авылында туган. 18 яшендә ФЗО га укырга китә.Кемерово ягындагы Сталинск-Кузнецк шәһәрендә балта остасы һөнәренә укый. Изге бурычын Норвегия белән чик буенда үти. Бүлекчә, взвод командиры, рота старшинасы булып 8 ел хезмәт итә. Ялга кайтып йөргәндә Мәскәүдәге туганы янында Алексеевск районы кызы Һәдияне гомерлек яры итә. 1960 елда Гыйльмановлар Казанга кайталар. Гаилә башлыгы ЖБИ-1 заводына эшкә урнаша. Ай ярымнан бригадир итеп куялар. Шушы урында 38 елдан артык эшләү дәверендә үзен данга,шөһрәткә күмә.

ЗАМАНОВ ХӘСӘН ЗАМАН УЛЫ

Заманов Хәсән Заман улы 1912 елда Татарстан Республикасының Актаныш районы Күҗәкә авылында крестьян гаиләсендә туа. Милләте—татар. Ижауда яши, машина төзү заводында эшли. 1942 елдан Совет Армиясе сафларында. 1943 елның июнь аеннан Ватан өчен барган сугышларда катнаша.

ОРЛОВ НИКОЛАЙ СЕРГЕЕВИЧ (ГАТАУЛЛА МИНАЕВ)

Гатаулла Мирзаһит улы Минаев (Николай Орлов) 1919 елның 29 декаберендә Зөбәер авылында Мирзаһит һәм Бибиәсма Минаевлар гаиләсендә иң өлкән бала булып дөньяга килә. Репрессия корбаннарының Хәтер китабында (Книга Памяти жертв политических репрессий. Том 9:”Ме” – “мя”. – Казань: «Книга памяти», 2003 – 464с.) күренгәнчә, Гатаулла Минаевның әтисе Минһаҗев (Минһаҗетдинов) Мирзаһит Минһаҗетдин улы 6 балалы урта хәлле крестьян булган.

САФИУЛЛИН ГАНИ БИККЕНӘ УЛЫ (1905–1973 ГГ. )

Сафиуллин Гани Биккенә улы 1905 елның 1нче июнендә Арча районының Иске Кишет авылында крестьян гаиләсендә туган

САФИН НӘКЫЙП САФА УЛЫ (15.3.1921— 22.5.1987)

Сафин Нәкыйп Сафа улы 1921 елда Арча районы Мирҗәм авылында туган. Милләте- татар. Җидееллык мәктәп тәмамлаган. Колхозда, Иркутск өлкәсендә тимер юлда эшләгән. 1940 елдан Совет Армиясендә. 1944 елдан- КПСС әгъзасы. 1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышында катнашкан.

САЛИХОВ ГАТАУЛЛА САЛИХ УЛЫ ( 1.1.1924 )

Салихов Гатаулла Салих улы 1924 елның 1 гыйнварында хәзерге Татарстан Республикасы Арча районы Түбән Оры авылында туган. Милләте – татар. Җидееллык мәктәп тәмамлаган. Колхозда эшләгән. 1942 елдан- Совет Армиясендә. 1943 елдан- КПСС әгъзасы. 1943 елның февралендә - хәрәкәттәге армиядә.

Pages

Subscribe to Дан битләре