Ачлык ... Бу сүз хәзерге буын яшьләренә кинофильмнар, дәреслек һәм тарихи әсәрләр аша гына мәгълүм. Корылыкның нәкъ уртасында калган Татарстандагы, Идел буендагы 1921-1922 нче елгы ачлыкны трагедия дип атарга мөмкин. Ачлыкның төп авырлыгы авыл һәм андагы кешеләр өстенә төшә. “Мин ... халкымның үткәненә, үземнең биографиямә әйләнеп кайтам. 1922-1923 еллар, декабрь суыклары, Идел буендагы ачлык, кешесез тын урамнар, моңсу карашлы, хәрәкәтсез, хәлсез авыллар..., язмалар эченә шулар килеп керә, язмаларга мин шул язмышым аша карыйм,”- дип язды авылдаш шагыйребез Сибгат Хәким үзенең “Халык язмышы - шагыйрь язмышы “ дип исемләнгән әдәби-публицистик мәкаләләр тупланган китабында.
1921 нче елгы ачлык Идел буена зур югалтулар алып килә. “1920 нче елда республикадан 10 миллион поттан артык икмәк җыеп алына, хәтта чәчүлек орлыкларын да кырып-себереп алалар.” Крестьяннар чәчүне вакытында башкара, чәчүлек җир дә киңәйтелә, сыйфаты гына начар була. Уңыш 1909 елгы белән чагыштырганда 4 кенә процент тәшкил итә. Сәбәбе нәрсәдә соң? Кышын уҗым өшеп чыга, язгы чәчелгәне тишелми, явым-төшем юк. “ Корылык Россия чәчүлек җирләренең 40%ына җәелә” (Татарстан тарихы. IV кисәк. - Казан, “Хәтер “ нәшрияты,2006.)
1997 нче елда “Эхо веков” –“Гасырлар авазы” журналының № 3-4 саннарында (112-138 битләр) Идел буендагы ачлык турында документаль материаллар белән шул чор рәсемнәре бастырылган. Коточкыч картина!
“Весной 1921 года Поволжье было опустошено ужасающим голодом, достигшим небывалых размеров. Некогда хлебородные поволжские губернии пришли в полное запустение. Люди порой теряли человеческий облик: участились случаи трупо- и людоедства … В то время затушевался хищнический характер продразверстки, которая полностью разорила крестьянские хозяйства» (114 бит).
1922 нче елда ачлыктан үлүчеләргә тиф авыруыннан үлүчеләр дә өстәлә. Шул ук журналда китерелгән икенче бер документта һәр район буенча мәгълүмат бар, мин аның Арча районына мөнәсәбәтлесен генә мисал итеп китерәм:
“ Сведения из кантонов Татреспублики по циркулярной телеграмме
№ 475 от 14 декабря 1921 года ( на 22 января 1922 года).
Арский кантон. Общее число голодающих 388 736, не обеспечено столовыми из взрослого населения 347 376, столовых при школах 19. Смертность населения за неделю от голода 30, от тифа 15, заболеваемость за неделю тифом 150 человек, от голода 360 человек.” (121 бит).
Авыл хуҗалыгына бик зур зыян килә, терлекләрнең баш саны бик нык кими. Ачлыктан һәм эпидемияләрдән күпләп кеше үлә.
С. Хәким гаиләсенең язмышы, үзе әйткәнчә, “ил язмышыннан аерылмый” һәм шагыйрь иҗатында да - шул елларның кайтавазы:
“Вакыйга артыннан вакыйга. Ачлык. .. Миңа ул таныш. Бик таныш. Ул еллардагаы кешеләрнең күзләре минем йөрәкне әле дә бораулыйлар... Күңел әле хәзер дә чымырдап куя. Идел буенда корылык. 1921 елда Ленин Арал диңгезе балыкчыларына һәм эшчеләренә мөрәҗәгат итә. Ачтан шешенгән картларны, карчыкларны, сигез миллионлап хезмәткә яраклыларны, барысыннан да алданрак һәлак булачак җиде миллионга якын балаларны коткарыгыз, юмарт кулларыгыз белән ярдәм итегез, булышыгыз...Уңдырышлы Идел буе киләчәктә сезгә моның өчен үзенең икмәге белән түләр... Тормыш безнең шигырьләргә менә шундый ачы юллары белән килеп керде. Тормыш безне җиңелгә өйрәтмәде.
Миңа, тугыз җаннан торган гаиләнең яртысын 1921 нче елгы ачлыкта югалткан кешегә, бу мөрәҗәгать гомер буена онытылмаслык тирән эз салып калдырды. Соңыннан язылачак шигырьләргә, поэмаларга шул авазлар елларның түреннән үзләре яңгырап килеп керделәр. Халыклар язмышының ачы авазлары алар.
...Искә төште бар да, чагыштырам,
Үткәннәрем карый сагыш белән.
Идел. Ачлык... Суда чабаклар...
Чабаклар күк кипкән яңаклар.
.............
Коткарыгыз, сигез миллион бала
Һәлак була... Санаусыз күп эшләр...
Һәлак була сабан сөрер кешеләр,
Белүчеләр серен, җирнең уен,
Җиде миллион алар, җиде миллион...
Идел сезгә игенләтә түләр,
Киләчәктә икеләтә түләр...”
“Тәбикмәк” шигырен Сибгат Хәким 1983 нче елда авыр еллар истәлеген яңартып яза. ( Тәбикмәк - табада пешкән икмәк. Ипи пешерер алдыннан, камырны табага юка гына итеп җәеп, зур мичтә ут каршысында пешерәләр).
Әллә бар ул, әллә юк хәзерге
Яшь, тук буын өчен тәбикмәк.
Ачлык елны менә шул тәбикмәк
Язмышымны минем хәл итмәк.
Публицистик язмаларында бу хәл шагыйрьнең күңел түреннән саркып чыккан аваз булып яңгырый: “Мари ягы - урманлы як. 1921 елгы ачлыкта без шул мари авылларына сыендык. Шактый бәрәңге ташыдык без ул яктан. Ә бәрәңге булса, ничек тә җан асрап була иде.
Ачлык еллар... өйдә ашарга бернәрсә дә юк. Әти марига йорт эшли. Балта осталары, көнгә ике тапкыр ашау хуҗадан дип, алдан ук сөйләшеп куялар. Ул вакытта тамак ялына эшләтсәләр дә бик рәхмәт инде. Әти ара-тирә мине дә алып баргалый. Алар эшли, мин йомычкалар белән уйнап утырам. Алар көндезге чәйгә керә - мин ишек алдында калам. Мин бит эшкә ярамыйм. Андый кытлык елны һәр телем исәптә. Шуңа күрәдер инде, әти чәй янына чакырмаган, ә хуҗалар , бәлки, онытканнардыр, бәлки...
Әмма әти тышта малае барын онытмаган. Онытса, ул миңа тәбикмәк алып чыгып бирмәс иде. Их, ул кайнар арыш тәбикмәге, ансат кына килеп кермәгән икән ул минем кулга...
Ул тәбикмәк турындагы вакыйганы инде зурайгач, соңыннан гына әти белән бергә эшләгән балта осталарыннан ишеттем мин. Әти шулай чәй эчкәндә, йорт хуҗасы читкә киткән арада, яңа гына табадан төшкән тәбикмәкне такыр башына каплый да өстеннән тиз генә иске бүреген кия һәм минем янга йөгерә. Ул вакытта әти ничек тә түзә , сиздерми. Әмма эштән бушап, балта осталары үзләре генә бергә җыелгач, елый, ачлыкның бөтен газабын тоеп, шушы хәлгә төшүеннән гарьләнеп, кимсенеп елый.”
Ачлык еллар булачак шагыйрь күңеленә тирән эз салып калдыра. 10 яшьлек Сибгатнең күз алдында, ачлыктан шешенеп, бабасы белән сеңелесе Разия үлә. Ул үзе дә көч-хәл белән генә аяктан егылмыйча кала. Күршеләре Мөгаззимә ападан язып алган истәлектә шундый юллар бар: “ Сибгатнең бабасы Таҗи кичке якта, бер генә стакан сөт бирегез дип, безнең тәрәзә янына килде. Әнинең аңа сөт биргәнен хәтерлим. Шуннан Таҗи бабай акрын гына өйләренә менеп китте, хәлсез, әкрен генә атлый, берничә мәртәбә сөртенеп егылды.
1922 елда яңа арыш өлгерде, урак урдык. Тегермәндә тартып , ипи пешердек. Ләкин Таҗи бабай, бу ипине бер каба да алмыйча, төнлә җан бирде.”
1981 нче елда, авылдашлардан, шагыйрь белән бер сыйныфта укыган кешеләрдән истәлекләр язып алып, альбом эшләнгән иде. Булачак шагыйрь 10 яшендә менә шул ачлык елда беренче сыйныфка укырга керә. Сибгат абыйның укытучысы Саимә апа Хәмитова истәлекләреннән: “ Сибгат бик тыйнак, туган җанлы малай иде. Ачлык елны мәктәптә укыган балаларны ашханәдә тукландыру оештырылды. Ашарга пешерүчегә ярдәм итәр өчен, һәр көнне бер укучы дежур тора. Дежур укучыга бирелгән норма артыграк була иде. Менә Сибгатулланың да дежурлык чираты җитте. Коридорда барлык баланы да тезеп утырттык, карыйбыз: Сибгат юкка чыккан. Бераздан, кулына җамаяк тотып, әнисе белән килеп җитте бу. Үзенә дигән ризыктан әнисенә, туганнарына да өлеш чыгарырга ниятләгән икән бит!”
Сибгат Хәким музеенда ат сбруеның бер өлеше - вак кыңгыраулар тезеп ясалган шөлдере экспонат буларак саклана. Аз гына кагылдыңмы, бик матур зыңгылдап, авазлар чыгара ул. Бу экспонатның тарихын белгәннән соң, ерак еллар аша ачлык кайтавазы ишетелгәндәй тоелды безгә. 90еллык тарихы булган бу экспонат турында Саимә апа Хәмитова сөйләгәннәрдән:
“Хәкимҗан агай байлардан бик матур сбруй сатып алган була , вак бакыр кыңгыраулар тезелеп киткән. Мәскәүдән алдыра ул аны, балаларымның туена дип алдым, ди.
Эш эзләп китәр алдыннан, капчыклы әйбер күтәреп, Габдулла байларга килеп керә.
- Хәким, син сәфәр чыгарга уйладыңмыни?- ди
- Чыкмыйча булмый шул, сездә дә рәт күренми. Энем, сиңа товар алып килдем әле. Никадәр бай булсаң да, бу әйбер синдә юк. Болар – мәскәүски сбруйлар. Ике пот ак онга бирәм,- ди.
Бай риза булмый. Соңыннан 10 кадак арыш оны, 1пот алабута оны биреп алып кала.” (Истәлекләр альбомы. Инв.№ 91) Менә шул сбруйның бер өлеше саклана музейда.
Сибгат Хәкимнең әтисе белән абыйсы Рәхим, эш эзләп, ерак Украина якларына чыгып китәләр.
Әтисе белән саубуллашу мизгелен “Югалган эзләр” шигырендә чагылдыра:
Киң җилкәле, ак алъяпкыч япкан,
Билбавына үткен балтасы
Кыстырылган иде, исән чакта
Бүләк иткән аңа атасы.
Китәргә дип җыена. Котомкасын
Үзе белән нигә алганын
Төшенеп җитмим әле, чөнки аңа
Күрмәдем мин берни салганын.
Авыр еллар иде. Исәнләшеп,
Ул урамга чыкты. Атлады.
Бу аерылуның мәңгелеккә икәнен күңеле сизгәндәй, 10 яшьлек малай үксеп елый, җибәрмәскә теләп, әтисенә “сарыла”.
Сибгат Хәким 1982 нче елда язган хатында әтисе һәм абыйсы Рәхимнең аянычлы язмышы турында эчтән сыкранып уйлануларын тасвирлый: “Мин, Украинага барган саен, әти белән Рәхим абый язмышы турында уйланам. Алар узган шәһәр-авылларны күз алдына китерергә тырышам, каберләрен эзлим. Күзләрем яшь белән тула. Мин , танылган шагыйрь, шул юллардан узам. Хәзер мин әллә кемнәргә ярдәм итәм: мораль дә, материаль дә. Ә алар, бер сынык икмәк эзләп, юлга чыгалар. Авылда яшәгәннәрнең күбесе исән калды. 14 яшьлек Рәхимнең язмышы йөрәгемнән китми. Хәзергеләр тук: эчәләр, сугышалар, үтерешәләр, аерылышалар. Кайда ул ипи кайгысы! Сәлам белән Сибгат Хәким. 6 декабрь, 1982 ел.”
Еллар үтә. Украина якларына эш эзләп чыгып киткән әтисе дә, абыйсы да авылга кире әйләнеп кайтмыйлар. Гаилә язмышы әнисе Газзә апа кулына кала. “Өшегән бәрәңгеләр күк” шигырендә сурәтләнгәнчә, “солы коймагы” сорап елаган улына ипи таба алса да бик шөкер иткән булыр иде.
Декабрь күңелдә калды
Ачлык символы кебек.
Еладым үксеп төшемдә
Мин солы оны күреп.
Әнидән сорап еладым,
Әй, солы коймагын мин,
Декабрь, сабый җанымны
Ник иртә кыйнадың, дим.
Тормыш дәвам итә. Газаплы, авыр еллар артта кала. Ә күңелдә һәм, әлбәттә, иҗатта - үткән елларның чагылышы. Тәрҗемәче Рувим Моранга атап язган шигырендә Сибгат ага Хәким үз тормышындагы хатирәләрне яңарта:
Сине рәнҗетүем түгел,
Рувим, миңа рәнҗемә.
Минем тәрҗемәи хәлне,
Итеп булмый тәрҗемә.
Сиңа тигез рифма кирәк,
Күлмәк булсын җитеннән,
Минем тәрҗемәи хәлем
Тора үлем-җитемнән.
Тора бөлгенлек –ачлыктан,
Тора ятимлегемнән,
Тора сугыштан, блокада,
Абыем әсирлегеннән.
Тора таныш Җәлилләрдән,
Куллары богауланган,
Тора Ватан сугышына
Тиң бөек елаулардан.
Фаҗига болай да бик күп,
Күбесен эчкә йотам...
Әйе, аның кичергәннәре ил язмышыннан аерылмый. 1921-1922 нче еллардагы ачлык булачак шагыйрь гаиләсенә зур югалтулар алып килә: 9 кешенең дүртесе (әтисе Хәким, абыйсы Рәхим, бабасы Таҗи, сеңелесе Разия) ачлык корбанына әйләнә. Татар халык шагыйре Сибгат Хәкимнең шигырьләрендә, публицистик хезмәтләрендә, шагыйрь һәм аның гаиләсе турындагы истәлек-хатирәләрдә авыр елларның кайтавазы яңгырый. “Шагыйрь язмышы – халык язмышы”,- дип язуы белән 1921 нче елгы ачлыкның бөтен авырлыгын татыган әдип тулысы белән хаклы.
Хәкимуллина Гөлсинә, Сибгат Хәким музее.
Comments
Cибгат Хәким тормышында һәм
Cибгат Хәким тормышында һәм иҗатында ачлык елларының чагылышы.