Корпункт:
22 майда Казан шәһәрендә пенсионерларның «Өченче яшь» дип исемләнгән V Комплекслы республика Спартакиадасының финал этабы узды. Ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Анда Республиканың авыл районнарыннан – 27, шәһәрләрдән 9 команда 6 спорт төрендә көч сынаштылар. Спартакиадада Сарман районы командасы да актив катнашты. Җәлил бистәсеннән Геннадий Зыков шахмат буенча икенче урынга лаек булды. Аңа диплом һәм истәлекле бүләк тапшырылды.
