Ахметова Тәгъзимә Биктимер кызы 1930 нчы елның 25 нче июлендә Минзәлә районы Чебенле авылында туа.Сугыш башланганда 4 нче класска күчкән була. Әтисен - Даутов Биктимерне сугышка алалар, өйдә дүрт бала кала, иң кечкенәсенә бер ай. Бөек Ватан сугышы башланган елны сентябрь аенда Тәгъзимә иптәшләре белән укырга бармый, колхозга булыша:басуда әрем, тары, борчак йолкышалар. Колхоз пекарнясында ипи пешереп, басуда эшләгән баларга өләшә торган булганнар.Шулай итеп тамакларын туйдырганнар.Ындыр табагына төнлә эшкә чыкканнар,анда бик авыр булган.
1948-1950 нче елларда Тәгъзимә Киров өлкәсенә эшкә китә, анда кыш көне урман кисәләр, җәй көне торф чыгаралар.Кыз балалар өчен авыр эш булса да, алар түзәләр.
1951 нче елда Бөек Ватан сугышы ветераны Миннәхмәтов Минекәрәм Миннәхмәт улына тормышка чыга.Алар бер бала тәрбияләп үстерәләр.Лаеклы ялга чыкканчы колхозда төрле эшләрдә эшли.