МБУ ОПМ

МӘСҺҮДӘ КАЛИМУЛЛИНА (ТУКАЙ)

– Мин 1927 елның 28 ноябрендә Мусабай-Завод авылында дөньяга килдем, – дип башлады сүзен әңгәмәдәшем. – 14 яшь тулгач ук колхоз эшенә чыктым. Ат җигеп сабан сөрдем, үгез җигеп тырмаладым. Буйга җиткәч, Зәй районы Кәрәкәс авылы егете Хәсән Сәлиховка кияүгә чыктым. Бергәләп Пермь якларында 10 ел эшләдек. Шунда ике балабыз Әлфия белән Рәис дөньяга килде. Кызганычка каршы, малаем кыска гомерле булды, 3 яшенде үлеп китте. Ирем дә вафат булды. Шуннан соң үз якларыма, Мусабай-Завод авылына кызым белән кайттым. Май заводында, мәктәп ашханәсендә, авыл үзидарәсендә эшләдем.

КАЛИНИНА ВАРВАРА ПАВЛОВНА

Мәләкәс авылының үзәк урамындагы пөхтә җиһазланган, җылы һәм якты өенә килеп керүгә, түр як дивардагы балалар кулы белән матур итеп бизәкләп язылган «100 яшьлек юбилеең белән, Варвара түти!» дигән плакат каршылый. Аның янындагы йомшак диванга акрын гына килеп утыруга әбекәйне туганнары, оныклары, туруннары сырып ала. Һәркайсы белән рәхмәт әйтә-әйтә җылы итеп күрешә ул.

МИННӘХМӘТОВ МИНЕКӘРӘМ МИННӘХМӘТ УЛЫ (ТУКАЙ)

Миннәхмәтов Минекәрәм Миннәхмәт улы 1926 нчы елда Минзәлә районы Боерган авылында туа. 1943 нче елда сугышка алына. Япон сугышында катнаша. Атучы һәм командир ярдәмчесе булып хезмәт итә. 1950 нче елның 7 апрелендә әйләнеп кайта.“II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы” ордены һәм күп медальләр белән бүләкләнгән.

ӘХМӘТОВА ТӘГЪЗИМӘ БИКТИМЕР КЫЗЫ (ТУКАЙ)

Ахметова Тәгъзимә Биктимер кызы 1930 нчы елның 25 нче июлендә Минзәлә районы Чебенле авылында туа.Сугыш башланганда 4 нче класска күчкән була. Әтисен - Даутов Биктимерне сугышка алалар, өйдә дүрт бала кала, иң кечкенәсенә бер ай. Бөек Ватан сугышы башланган елны сентябрь аенда Тәгъзимә иптәшләре белән укырга бармый, колхозга булыша:басуда әрем, тары, борчак йолкышалар. Колхоз пекарнясында ипи пешереп, басуда эшләгән баларга өләшә торган булганнар.Шулай итеп тамакларын туйдырганнар.Ындыр табагына төнлә эшкә чыкканнар,анда бик авыр булган.