Котов Василий Степанович 1923 елның 23 августында Чаллы кантоны Сарман волосте Петровка авылында туган. Башлангыч белемне үз авылында ала. Кызыл Армия сафларына алынганчы Пермь өлкәсендә яши. 1939 елда комсомолга керә. Хәрби хезмәткә Молотов өлкәсе Лысьвенск районы Лысьвенск хәрби комиссариат тарафыннан 1941 елның 28 июлендә алына. Кече лейтенантлар курслары тәмамлый. 20.11.1941- 04.02.1942 елларда Төньяк-Көнбатыш фронты, 04.02.1942 12.07.1943- Төньяк Кавказ фронты составында була, взвод белән җитәкчелек итә,1944 елда Крым өчен сугышларда катнаша. Беренче тапкыр 1942 елда Мәскәүдән ерак түгел генә урнашкан Малая Вишера шәһәре тирәсендә, икенче тапкыр Туапсе шәһәрен фашистлардан саклаганда яралана. Шулай булса да сафта кала, госпитальгә китми.
1944 елда шәһәргә якын килүдә төп оборона позициясе булып торган Безымянная һәм Сапун-гора үрләрендә Севастопольне саклау максатыннан Кырым операциясе барышында немец гаскәрләренә каршы аяусыз сугышлар алып барыла. Василий Степанович бу яуда күзәтү пункты батарея арасында өзлексез элемтә урнаштырып дошман артыннан күзәтү оештыра һәм 10 ут ноктасын билгели. Артәзерлек вакытында аларның күбесе юк ителә. Шуның белән ул сугышчан хәрәкәткә юл ача. Күрсәткән батырлыгы өчен Котов Василий Степанович 1944 елның 2нче июлендә II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
1944 елда Литва өчен барган каты сугышларда Котов Василий Степанович янәдән тиңдәшсез батырлык күрсәтеп, дошманның пулемет нокталарын юк итеп җиңүгә үз өлешен кертеп, фидакарьлек һәм батырлык үрнәкләре күрсәткән өчен икенче тапкыр II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
Солдат юллары Василий Степановичны Көнчыгыш Пруссия якларына алып китә. 1944 елның август ахырында ук 3 нче Белоруссия фронты гаскәрләре уңышлы үткәрелгән «Багратион» операциясе нәтиҗәсендә Көнчыгыш Пруссия - Өченче рейхның тарихи территориясе чикләренә җитәләр.
Пилкаллен шәһәре өчен барган каты сугышларда Василий Степанович үзенең взводы белән җитәкчелек итә. Ләкин сугыш барышында батарея командиры гвардия лейтенант Жигарев яралана һәм Котовка батареяны үзенә кабул итәргә туры килә. Ул җитәкчелек иткәндә батарея тарафыннан фашистларның контратакасы туктатыла. Фашистларның берничә пулемет ноктасы юк ителә. 1945 елның 16 гыйнварында Инстербургско-Кёнигсбергской операциясе нәтиҗәсендә Пилкаллен, 26 гыйнвардә Норденбург шәһәре азат ителә. Василий Степанович җитәкчелек иткән батареяның бу җиңүгә керткән өлешен бәяләп бетергесез.
Көнчыгыш Пруссияне азат итүгә катнашкан совет солдатлары хөрмәтенә 1945 елның 19 гыйнварында Мәскәүдә Баш командование приказы нигезендә 224 коралдан 20 артиллерия залпы белән салют бирелә һәм Рәхмәт белдерелә. Шушы шәһәрләр өчен барган сугышларда якташыбыз аеруча батырлык, тапкырлык күрсәтә һәм I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
1944 елда «За оборону Кавказа», 1945 - «За взятие Кенигсберга» , «За победу над Германией в Великой Отечественной войне 1941–1945 гг.», 1951 елда «За боевые заслуги» медальләре белән бүләкләнә.
1956 елда СССРның Югары Советы Президиумы карары нигезендә батыр якташыбызның күкрәген Кызыл Йолдыз ордены бизи. Сугыштан соң хәрби хезмәтен дәвам итә. 1969 елдан подполковник Котов Василий Степанович – запаста. Мәскәү шәһәрендә яши. Мәскәү шәһәрендә җирләнгән.
Comments
.
.
Хамитова Г.И.