1916 елның 10 августында Иске әлмәт (Нөрәй волостенең Әлмәтмулла) авылында туа. 1924-1931нче елларда Габдрахман мулла мәдрәсәсендә, авыл, Рангазар мәктәпләрендә белем ала. Кечкенәдән тимер – томыр арасында кайнашырга ярата. 1932-1933нче елларда Чаллыда тракторчылар курсында укый, соңрак тракторда эшли. Яше җитүгә (1935-1937нче еллар) Кызыл Армия сафларына алына. Тиз йөрешле БТ -7 танкын җигәрләп хезмәт итә. Кайткач, “Җиңүче” күмәк хуҗалыгында трактористлар бригадасын җитәкли. бригадир була. Сугыш башлангач, бронь белән тылда калдырылган Миргаҗәм хатын-кызларны, үсмерләрне тракторда эшләргә өйрәтергә тиеш була. Сугышка 1943нче елның гыйнварендә алына. Үзенең Т-34 танкында Берлинга кадәр барып җитә. Яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены һәм “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә.Брест шәһәрен азат итүдә катнашкан өчен һәм күрсәткән фидакарьлеген искә алып аны IIдәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләклиләр. Берлин шәһәре өчен барган сугышларда каты яралана. Харьков госпиталендә дәвалана, I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены аны госпитальдә эзләп таба. 6 ай дәваланганнан соң, сыңар аяк белән култык таягына таянып туган авылына, сугышка кадәр ике генә ел яшәп калган Мөнәздәһәсе янына кайтып төшә. МТС җитәкчелеге аны янә тракторчылар әзерләргә билгели. Тырышлыгын, оештыру сәләтен искә алып Миргаҗәмне 1949 нчы елда туган авылына күмәк хуҗалык рәисе итеп билгелиләр. Ул бу вазифаны 1957нче елга кадәр үти. 1958-1976нчы елларда авыл Советы рәисе итеп билгеләнә. Аннары лаеклы ялга китә. 2012нче елның 12 сентябрендә вафат, Әлмәт авылына җирләнгән.
Comments
Салихов Миргаҗәм Салих улы
Салихов Миргаҗәм Салих улы
Хамитова Г.И.
Орден Отечественной войны I
Орден Отечественной войны I степени
http://podvignaroda.ru/?#id=26470317&tab=navDetailManAward
Орден Отечественной войны II степени
http://podvignaroda.ru/?#id=29154694&tab=navDetailManAward
Орден Красной Звезды
http://podvignaroda.ru/?#id=31714111&tab=navDetailManAward
Салихов Миргазям Салихович 1916г.р.
ДОБАВИТЬ ФОТОГРАФИЮ ГЕРОЯ
О проекте «Дорога памяти» в Главном Храме Вооруженных сил России
Год рождения: __.__.1916
Место рождения: Татарская АССР, Сармановский р-н, п. Джалиль, ул. 30 лет Победы, 3-4
№ наградного документа: 84
Дата наградного документа: 06.04.1985
Номер записи: 1519608014
Орден Отечественной войны I степени
Орден Отечественной войны I
Орден Отечественной войны I степени
http://podvignaroda.ru/?#id=26470317&tab=navDetailManAward
Орден Отечественной войны II степени
http://podvignaroda.ru/?#id=29154694&tab=navDetailManAward
Орден Красной Звезды
http://podvignaroda.ru/?#id=31714111&tab=navDetailManAward
Салихов Миргазям Салихович 1916г.р.
ДОБАВИТЬ ФОТОГРАФИЮ ГЕРОЯ
О проекте «Дорога памяти» в Главном Храме Вооруженных сил России
Год рождения: __.__.1916
Место рождения: Татарская АССР, Сармановский р-н, п. Джалиль, ул. 30 лет Победы, 3-4
№ наградного документа: 84
Дата наградного документа: 06.04.1985
Номер записи: 1519608014
Орден Отечественной войны I степени