Уразаев Язкар Гарип улы 1921 елда Морбаш авылында гомере буе авылның мулласы булып хезмәт иткән Гариф абзый гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә ул. Аңа алты ай тулганда, әнисе Зәйнәп гүр иясе була. Йортка Мөстәбшидә исемле яшь ана килә. Аның ике баласы туа. Гаилә ишле, һәрберсен киендерергә, ашатырга кирәк. Колхозлашу башлана. Йорт хуҗасы бүреге белән бик озак киңәшкәннән соң гына атын, арбасын, авыл хуҗалыгы коралларын кохозга тапшыра. Әмма бу вакытта Гариф, кулак дип, авылдан сөрелергә тиешле кешеләр исемлегенә теркәлгән була инде. Авыл куштаннары ир белән хатынны һәм алты баланы, ат арбаларына төяп, Бөгелмә станциясенә озаталар. Аннан соң Чиләбе өлкәсендәге яңа төзелешләргә, колхозларга җибәрәләр. Йорт – җир конфискацияләнә.
1933 елда авылга әйләнеп кайталар. Язкарның әтисе Гариф абзый сөргендә какшаган сәламәтлеген савыктыра алмыйча, гүр иясе була. Язкар колхозда көтү көтә башлый.
Саф һава, иртә таңнан кич караңгыга кадәр җәяүләп йөрү аңа таза-сәламәт булып үсәргә ярдәм итә. гәүдәгә кечкенә генә булса да, организмы нык, чыдам була аның. Фронтка да 1941 елда чыбыркысын басуда калдырып китә һәм 5 ел буе алгы сызыкта элемтәче булып хезмәт итә. мотоциклга утырып ала да “яшерен”, “үтә яшерен”, “бер генә нөхсәдә” дип мөһер сугылган пакетларны төрле штабларга ташый. Аның башкомандующий кулы куелган Мактау кәгазьләре генә дә дистәгә якын. Фронтта күрсәткән батырлыклары өчен Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, өченче дәрәҗә Дан орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. Смоленски – Кенисберг – Берлин – Вена – Прага маршрутларын үткән элемтәче Уразаев 1946 елның 24нче июнендә туган нигезенә әйләнеп кайта.
Фронтовик егет тыныч хезмәттә дә сынатмый. Аның СТЗ, халык телендә әйткәндә, “универсаль” тракторы ел әйләнәсенә ремонт вакытларында гына туктап тора. Кайларда нинди эшләр генә башкармый ул: җир сөрә, иген чәчә, урып – җыю башлану белән комбайн тарттыра.
Ул үзенең механизаторлык хезмәтен “универсаль”га утырып башласа, 1982 елда ДТ -75 тракторының кабинасыннан төшеп, пенсиягә чыкканнан соң да бер ел эшләгәч, лаеклы ялга китә.
Әнүрбик Сөләйманов “Татар иле” газетасы, июнь, 1999 ел.
Comments
Уразаев Язкар Мөхәммәтгариф
Уразаев Язкар Мөхәммәтгариф улы
яшка