Фронтовиклар

ХӘЙРЕТДИНОВ ГАЯЗ

Хәйретдинов Гаяз 1904 нче елда Түбән Әлки авылында крестьян гаиләсендә туган. Сугышка кадәр ул колхозда ат караучы булып эшләгән.

ХӘЙРЕТДИНОВ ЗӨФӘР ХӘЙРЕТДИН УЛЫ

1926 елның 15 декабрендә Үргәгарда туган. 17 яше дә тулмаган килеш Армия сафларына мобилизацияләнә. Аның хәрби биографиясе 1943 елда Амур буе хәрби округында 25 нче армия составында башлана. Телефонист, механик-йөртүче белгечлекләре үзләштерә һәм артиллерия бригадасында хезмәт итә. Зөфәр Манчжурия аша үтеп, Кореяның күп кенә шәһәрләрен япон самурайларыннан азат итүдә катнаша. Соңрак Кытай территориясендә урнашып калалар. 1950 елның декабрендә демобилизацияләнә һәм сагынылган туган авылына кайта.

ХӘЙРЕТДИНОВ ЗӨФӘР ХӘЙРЕТДИН УЛЫ

Хәйретдинов Зөфәр Хәйретдин улы 1926 елның 15 декабрендә ТАССРның Спас кантоны Үргәгар авылында (хәзерге ТР Әлки районы) туа. Әлки район хәрби комиссариатыннан чакырылган. 2009 елның 2 июлендә вафат.

ХӘЙРЕТДИНОВ ИБРАҺИМ ХӘЕРТДИН УЛЫ

Ибраһим Хәертдин улы Хәйретдинов – сугыш юлларын узган ветераныбыз. Ул Теләнче Тамак авылында комбайнчы булып эшләгән. 1944 елның февралендә армия сафларына алганнар. Ярты ел Уфа шәһәре янында запастагы полкта хәрби өйрәнүләр үткән. Кече сержант званиесендә шул елның октябрендә сугышка кергән. 82 миллиметрлы миномет расчеты командиры итеп билгелиләр аны. I Украина фронтында сугыш чирканчыгы алган, каты бәрелешләрдә катнашкан. 1945 елның мартында, Берлинга 90 километр кала, снаряд кыйпылчыгы тиеп яралана ул.

ХӘЙРЕТДИНОВ КЫЯМ ХӘЙРЕТДИН УЛЫ

Хәйретдинов Кыям Хәйретдин улы 1911 елда Казан губернасының Спас өязе Бибай Чаллысы авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. 1964 елда вафат.

ХӘЙРЕТДИНОВ МӨҖИП ХӘЙРЕТДИН УЛЫ

Хәйретдинов Мөҗип Хәйретдин улы 1903 елда Казан губернасының Спас өязе Карамалы авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1941 елда фронтка алына. Калинин фронтында барган сугышларда катнаша.1941 елда яраланып алты ай госпитальдә дәвалана. Сугыштан соң туган авылына кайта, “Кызыл байрак” колхозында төрле эштә эшли. 1989 елда вафат.

ХӘЙРЕТДИНОВ САДЕРТДИН ХӘЙРЕТДИН УЛЫ

Хәйретдинов Садертдин Хәйретдин улы 1925 елда Казан губернасының Спас өязе Бибай Чаллысы авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1943 елда фронтка алына. 2005 елда вафат.

ХӘЙРУЛЛИН ИБӘТУЛЛА ХӘЙРУЛЛА УЛЫ

Хәйруллин Ибәтулла Хәйрулла улы 1908 елда Казан губернасының Спас өязе Базарлы Матак авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. ТАССРның Әлки район хәрби комиссариатыннан алына. 1942 елда һәлак була.

ХӘЙРУЛЛИН ВӘЛИМӘРДӘН ШӘЙМӘРДАН УЛЫ

1925 елның 24 мартында Чиябаш авылында туган.1942 елның 30 гыйнваренда фронтка китә һәм 1944 елның 25 августына кадәр сугыш операцияләрендә 33 нче общеполк составында катнаша. Бәрелешләрнең берсендә уң аягы каты яралана һәм, хәрби хезмәткә яраклы булмау сәбәпле, демобилизацияләнә. “Ватан өчен !” китабыннан 2005 г.

ХӘЙРУЛЛИН ГАБДУЛЛА НОТФУЛЛА УЛЫ

1927 елның 6 февралендә Иске Баллыкүл авылында туган.12 яшеннән үзләренең "Якты куль”колхозында ат җигеп эшли башлый.1943 елның 6 ноябрендә фронтка чакырыла. 6 ай Суслонгер лагеренда иза чигә. 1944 елның 5 маенда Икенче Белоруссия фронтына фашистлар тарафыннан җимерелеп беткән Смоленск шәһәренә китерелә. Шунда бераз вакыт әзерлек резервында торганнан соң, Минск юнәлешендәге сугышларда катнаша. Каты яраланып, 4 ай Рязань госпиталендә дәвалана.