Фронтовиклар

ХӘБИБУЛЛИН СӘЛИХУЛЛА ВАЗЫЙХУЛЛА УЛЫ

Хәбибуллин Сәлихулла Вазыйхулла улы 1914 елда ТАССРның Әлки районы Татар Борнае авылында туа. Фронтовик. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1939 елда Кузнечиха район хәрби комиссариатыннан чакырыла. 1945 елда һәлак була.

ХӘБИБУЛЛИН ХӘБИБУЛЛА ХӘЛИУЛЛА УЛЫ

Хәбибуллин Хәбибулла Хәлиулла улы 1906 елда ТАССРның Әлки районы Иске Салман авылында туа. Фронтовик. Бөек Ватан сугышы ветераны.

ХӘБИБУЛЛИН ХӘСӘН ХӘБИБУЛЛА УЛЫ

Хәбибуллин Хәсән Хәбибулла улы 1904 елда Казан губернасының Спас өязе Иске Алпар авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1941 елда ТАССРның Әлки район хәрби комиссариатыннан алына. 1981 елда вафат.

ХӘБИБУЛЛИН ШӘРИФУЛЛА ХӘБИБУЛЛА УЛЫ

Хәбибуллин Шәрифулла Хәбибулла улы 1924 елда Казан губернасының Спас өязе Карамалы авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1942 елда фронтка алына. 1992 елда вафат.

ХӘЕРТДИНОВ СӘЛӘХИ ХӘЕРТДИН УЛЫ

1916 елның 24 июнендә Иске Балтач авылында туа. 1941 елның 24 июнендә фронтка ките,II Украина фронты составында сугыша. Җиңү көнен Венгриядә каршылый. Хәрби хезмәттән 1945 елның ноябрь аенда кайта. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, "Сугышчан хезмәтләре өчен" медале белән бүләкләнә. Җирлектәге күмәк хуҗалык һәм учреңденияләрдә төрле җаваплы эшләр башкара. Тырыш хезмәтчән буларак "Хезмәт ветераны" медале һәм күп санлы Мактау кәгазьләре тапшырыла. Хатыны Тәскирә белән ике малай үстерәләр.

ХӘЙБУЛЛИН ГАРИФУЛЛА НӘБИУЛЛА УЛЫ

1925 елның 8 гыйнварында Татар Төгәлбәе авылында туган. 1944 елның гыйнваренда армиягә алына. Польша җирендә хезмәт итә. Армия пешекчесе булып Германиягә кадәр барып җитә. Латвиядә бандитизмга каршы көрәштә катнаша. 1946 елның июлендә туган авылына кайта һәм пенсиягә чыкканчы совхозда төрле эштә эшли. “Ватан өчен!” китабыннан, 2005 ел.

ХӘЙДАРОВ МӘХМҮТ ВАКЫЙФ УЛЫ

Хәйдаров Мәхмүт Вакыйф улы 1927 елда Казан губернасының Спас өязе Югары Әлки авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1944 елда ТАССРның Әлки район хәрби комиссариатыннан алына.

ХӘЙДАРОВ ВАКЫЙФ ХӘЙДАР УЛЫ

Хәйдаров Вакыйф Хәйдар улы 1900 елда Казан губернасының Спас өязе Югары Әлки авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. ТАССРның Әлки район хәрби комиссариатыннан алына. 1980 елда вафат.

ХӘЙДАРОВ ВАКЫЙФ ХӘЙДАР УЛЫ

Хәйдаров Вакыйф Хәйдар улы 1900елда хәзерге Әлки районы Югары Әлки авылында дөньяга килә. Сугыш ветераны.

ХӘЙДАРОВ ГАЛИМҖАН ХӘЙДАР УЛЫ

Хәйдаров Галимҗан Хәйдар улы 1912 елның 15 маенда Казан губернасының Спас өязе Иске Алпар авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. ТАССРның Әлки район хәрби комиссариатыннан алына. 352нче укчы дивизиясендә старшина була. 1997 елның 2 сентябрендә вафат.