СӘГИРОВ ГАБДРАҺМАН СӘГЫЙРЬ УЛЫНЫҢ ТОРМЫШ ИПТӘШЕ ФӘҺРИҖАМАЛГА ҺӘМ БАЛАЛАРЫНА ЯЗГАН ХАТЫ.
Хат башы Минем якын иптәшем Фәһриҗамал, синең иптәшең Габдрахман - сугыш кырында хезмәт итүче якыныгыз, сезне бик сагынып, бик күп сәламнәремне язам. Улларым Әхәткә, Алишка, кызым Рокиягә һәм Розага, Лиюзага әтиегездән бик сагынычлы кайнар сәламнәр. Зур апага, Кечкенә апага, Касыйм бабайга, безне сорашкан башка кардәш-туганнарга һәрбарчасына кайнар сәлам язам.