Агрызский

Корреспондент:

— Музей Агрыза

Адрес корпункта: РТ, г. Агрыз, ул. К. Маркса, д. 7а, в здании МБОУ СОШ № 4 г. Агрыз, тел. 8(85551)2-27-57, muzei.agryz@yandex.ru

Ответственный за корпункт: директор МБУК "Музей" - Шакирова Рамзиля Салиховна

Агрызский муниципальный район Республики Татарстан

Район: 

Агрызский район (тат. Әгерҗе районы) — муниципальный район на северо-востоке Республики Татарстан, граничит с Удмуртской Республикой.

Әгерҗе ветераннарына – район башлыгыннан Яңа ел күчтәнәче

Корпункт: 

Әгерҗе районы башлыгы Валерий Макаров Әгерҗедә һәм авылларда яшәүче барлык сугыш ветераннарына Яңа ел күчтәнәчләре әзерләде. Аларны хөрмәтле ветераннарга район Советы депутатлары тапшырды. Әгерҗе район Советы депутаты, “ЭнергоСервис-Әгерҗе“ ширкәте җитәкчесе Илфат Ямалиев Әгерҗедә гомер кичерүче мөхтәрәм сугыш ветераны Ефросинья Федоровага район башлыгының күчтәнәче белән бергә әлеге предприятие исеменнән дә бүләкләр тапшырды.

Исәнбайда яшәүче бердәнбер сугыш ветеранына 90 яшь тулды

Корпункт: 

Сугышта утны-суны кичсә дә, 27 ел «Рассвет» колхозының партия оешмасы сәркатибе булып эшләсә дә, ул борын чөеп йөрмәдә, масаюны белмәдә. Исәнбайда гомер кичерүче сугыш һәм хезмәт ветераны Сәгыйть абый Тютиевны 90 яшьлек юбилее белән котларга килгән авыл җитәкчеләре, аның белән бер чорда эшләгән кордашлары, шәкертләре «таләпчән, төгәл булды, беркайчан да гадилеген югалтмады», диләр.

23 февраль көнне Девәтернә авыл җирлегендә юбилей медальләрен тапшырдылар

Корпункт: 

Девәтернә авылында Әгерҗе муниципаль районы башлыгы урынбасары Нурисламов Ришат Тимер улы, Девәтернә авыл җирлеге Юсупов Фәнис Миннефаяз улы ветераннарның өйләренә кереп, сугыш ветераны Зиятдинов Мингазетдин Зиятдин улы, тыл ветераны Шайхутдинов Нургаян Минемөхәмәт улына 23 февраль Ватанны саклаучылар көне белән котлап, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 еллыгына» юбилей медальләре тапшырдылар.

Көчек авыл җирлегенең сугыш һәм тыл ветераннарына Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан медальләр тапшыру булып узды

Корпункт: 

22 февралендә Көчек авыл җирлегенең сугыш һәм тыл ветераннарына Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан медальләр тапшыру булып узды. Авыл җирлеге башлыгы Р.Ә. Нурмөхәммәтов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ә.Р.Төхвәтуллина сәламәтлекләре начар булу сәбәпле, йөри алмый торган ветераннарның өйләренә кереп медаль һәм чәчәкләр тапшырдылар. Ә авыл китапханәчесе Гайнетдинова Ф.М. ветераннарга Әгерҗе районы буенча чыккан «Алар илгә җиңү алып кайтты» дигән китаплар тапшырды.