Агрызский

Корреспондент:

— Музей Агрыза

Адрес корпункта: РТ, г. Агрыз, ул. К. Маркса, д. 7а, в здании МБОУ СОШ № 4 г. Агрыз, тел. 8(85551)2-27-57, muzei.agryz@yandex.ru

Ответственный за корпункт: директор МБУК "Музей" - Шакирова Рамзиля Салиховна

Агрызский муниципальный район Республики Татарстан

Район: 

Агрызский район (тат. Әгерҗе районы) — муниципальный район на северо-востоке Республики Татарстан, граничит с Удмуртской Республикой.

Әгерҗе районында ветераннарга бүләк таратылар

Корпункт: 

Әгерҗе районы Исәнбай авылында Бөек Җиңү көне бусагасында район Советы депутататы Илфат Ямалиев һәм авыл җирлеге башлыгы Фәнил Сираев сугыш ветераннарын һәм сугыш ветераннарының тол хатыннарын өйләренә барып котладылар. Алар авылдагы бердәнбер сугыш ветераны Сәгыйть ага Тютиевка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм район башлыгы Валерий Макаровның бүләкләрен тапшырдылар.

Сез – сугышның тере шаһитлары

Корпункт: 

“Очрашкан саен сезгә хөрмәтем арта гына бара. Безгә, яшь буынга, сездән бик күп нәрсәләргә өйрәнәсе бар әле“. Район башлыгы Валерий Макаров Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырганда әнә шул сүзләргә аеруча басым ясады.

Әгерҗе велоузышчылары: “Кырык чакрым - пүчтәк кенә“

Корпункт: 

Районыбызның актив егет-кызлары быел да Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан велоузышта үзләрен сынарга чыктылар. Узган ел Сарсак-Омга–Әгерҗе маршруты буенча хәрәкәт итсәләр, быел чакрымнар тагын да озайтылды. 150 велосипедчы Көчек авылыннан Әгерҗегә кадәр 40 чакрым ара узды.

Балаларга сугыш турында укы, Әгерҗе төбәге

Корпункт: 

Бөек Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итәр алдыннан районыбызда “Балаларга сугыш турында укы, Әгерҗе төбәге“ акциясе старт алды. Ике атна дәвамында район, оешма-предприятие җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре шәһәр мәктәпләрендә укучыларга сугыш турындагы әсәрләрдән өзекләр укыйлар һәм әлеге дәһшәтле еллар, фронтовик бабалары, тылда алны-ялны белми эшләгән әбиләре турында сораштырулар уздыралар.

Әгерҗе районы ветераннарына бүләк әзерлиләр

Корпункт: 

Районда яшәүче сугышта катнашучыларга, һәлак яки вафат булган ветераннарның тол хатыннарына – барлыгы 222 ветеранга 3 майга кадәр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның бүләкләрен тантаналы шартларда тапшырачаклар. Район башлыгы Валерий Макаров та 25 сугыш ветеранына бүләкләр әзерли.

Җирне нурга төреп Җиңү көне килә

Корпункт: 

71нче тапкыр Бөек Җиңү көнен каршыларга әзерләнәбез. Ни кызганыч, сугышта утны-суны кичкән мөхтәрәм ветераннарыбызның гына саны көннән-көн кими бара. Узган ел Җиңүнең 70 еллыгын 33 ветеран каршылаган булса, бер ел эчендә аларның 9ы вафат булды. Бүген якыннарының кадер-хөрмәтендә яшәүче 24 сугыш һәм 619 тыл ветеранына, сугыш чоры балаларына хәерле гомер насыйп булсын.

Кичкетаңның Ак әбиләре

Корпункт: 

/*-->*/ – Юбилеема кунаклар килә дигәч, Пермьнән тикле кайтып җиттем менә. Ходай насыйп иткәч, туксанынчы язымны каршылыйм бит. Балаларым бик рәхәттә, тәрбиядә яшәткәч, бу матур тормыштан кем туйсын, – дип каршы алды безне 90 яшьлек юбиляр Рәсимә әби Гарифуллина.

Әгерҗе Әлмәндәре

Корпункт: 

«Мине гомерем буе әнинең догалары саклап йөртә. Шул дога ярдәме белән сугыштан исән-сау кайттым. 90 яшемә җитүемә дә изге дога сәбәпчедер», – ди Бөек Ватан сугышы, тыл һәм хезмәт ветераны, Әгерҗенең Почетлы гражданины, Ленин ордены кавалеры Шәүкәт ага Акбашев.

Варкләд Бодьядан Дарья түти кунаклар кабул итте

Корпункт: 

Татарстанда игълан ителгән “Безнең кадерле ветеран“ акциясе барышында Алабуга Картлар интернат-йортындагы якташыбыз Варкләд-Бодьяда гомер иткән 89 яшьлек тыл ветераны Дарья түти Александрованың хәлен белеп кайттык.

Әгерҗедән Разия Гыймадетдинова: «Якыннарым булмау үзәкне өзә»

Корпункт: 

8 Март бәйрәме алдыннан Әгерҗедән тыл һәм хезмәт ветераны Разия Гыймадетдинованы 90 яшьлек олуг юбилее белән котларга Әгерҗе шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Илназ Сәфәров барды һәм аңа Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгы Валерий Макаров исеменнән бүләкләр, чәчәк бәйләме тапшырды.